Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Тормыш сынавы

Иштирәклеләр тормыш сынавы белән рәшәткә артына эләккән хатын кызлар турында язылган пьеса карады. Әсәрнең авторы – үзебезнең күрше Биклән авылында яшәп иҗат итүче Рәзинә Сәетгәрәева. 

Авыр сапогилар, зур фуфайкалар, шәлләр киеп сәхнәгә килеп кергән хатын-кызларның кыяфәтләре үк мондый тормышның авыр икәнен күрсәтеп тора иде. Спектакль барышында нинди генә үзәк өзгеч язмышлар турында сөйләнмәде: табигате белән нечкә күңелле хатын-кызлар рәшәткә артында кырысланып, усалланып баралар кебек. Монда да өстенлек итүчеләр табыла. Шундыйларның берсен авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Гарифуллина нәкъ чын артистларча итеп башкарды. 
Рәшәткә артында тормыш үз юлы белән бара: хатыннар үзара аңлашалар, җырлыйлар, елыйлар, камерада яшәеш, язмыш турында әңгәмә алып баралар. Берәүләре язмыш сынавын кабул итеп алга атларга көч таба, икенчеләренең кырыслыгы, тормышка ачуы арта гына. Китапханәче Алия Закирова, мәдәният йорты директоры Гөлсинә Жиляева, сәнгать җитәкчесе Айза Нургалиева, режиссер Гүзәл Һадиева, мәктәп ашханәсе эшчесе Инзилә Зәйнуллина үзләренең рольләрен чын күңелдән уйнадылар, герой әйтәсе фикерне тамашачыга җиткерергә тырыштылар. Спектакльдә камерада утыручылар 8 Мартка багышлап концерт куйдылар. Сюжетның бу өлешендә мәдәният йортында эшләүче «Яшьлек» фольклор коллективы зур ярдәм итте. 
Спектакль бик үтемле булды. Тамашага килгән халык: «Ирекле тормышның кадерен белеп яшәргә иде», – дигән уй белән өйләргә таралышты. Автордан да, мәдәният йорты хезмәткәрләреннән без яңа иҗат җимешләре көтеп калабыз.

Авыл халкы исеменнән Гөлнур ӘХМӘТШИНА.

Фото Гөлсинә Ивановадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев