Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Тәңкәләр» ансамбле Биектау районында этник фестивальдә катнашты

Борды авылының «Тәңкәләр» керәшен фольклор ансамбле 22-24 август көннәрендә Биектау районының Крутушка поселогында «Байтик» балалар лагеренда VI Халыкара этник фестивалендә катнашып, диплом алып кайтты. Анда 10-14 яшьлек 11 бала ансамбльнең җитәкчесе Вера Рамазанова һәм сәнгать җитәкчесе Зөфәк Галләмов белән бардылар.

«Балалар ансамбльләреннән без бердәнбер идек. Оештыручылар бик җылы каршы алдылар, бүлмәләргә урнаштырдылар. Италия, Германия, Австрия, Төркия, Африка илләреннән, Саха-Якутиядән килгән фольклор төркемнәре белән бер сәхнәдә чыгыш ясадык. Шулай ук чуваш, мари этник ансамбльләре бар иде. Республикадан, безнең белән беррәттән, Мамадыш һәм Менделеевск районнарыннан керәшен коллективлары килгән иде», - дип сөйләде Вера Николаевна.
Балалар өчен иң сөенечлесе - сайлап алу турыннан үтеп, төп сәхнәгә күтәрелү булган. «Тәңкәләр» анда өч номер белән чыгыш ясаган. Тамашачылар һәм жюри хозурына алар такмаклар, керәшеннәрнең кунак каршы алу йоласын һәм җырлы-биюле уен тәкъдим иткәннәр. 14 яшьлек Георгий Черновның сыздырып гармунда уйнавы кунакларның игътибарын аерата җәлеп иткән.
Оештыручылар фольклор коллективлары өчен Биектау җирлеге буйлап экскурсия дә үткәргән. Безнең малайларга һәм кызлырга Зәңгәр күлдә су коену аеруча ошаган.
Шулай итеп, Бордының яшь артистлары әлеге фестивальдән Диплом белән генә түгел, истәлекле бүләкләр һәм бик матур тәэсирләр белән дә кайтканнар. Җитмәсә, оештыручылар «Тәңкәләр» башкарган җырларны әлеге чарадан соң чыгарылачак дискка кертергә дә вәгъдә иткәннәр. «Безне чакыручыларга, оештырып җибәргән өчен район мәдәният бүлегенә, машинада исән-имин йөртеп кайткан Фәрит Кәлимуллинга без бик рәхмәтле», - дип тәэсирләре белән уртаклашты ансамбльнең җитәкчесе Вера Рамазанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният мәдәният елы