Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Теләнче Тамак халык театры үзешчәннәре авылдашларын яңа комедия белән сөендерде

Күптән түгел Теләнче Тамак авылының мәдәният йортында авылның халык театры үзешчәннәре башкорт драматургы Флорид Бүләковның «Әбиләргә ни җитми» комедиясен тәкъдим итте.

Күренеш колхоз төзегән картлар йортында бара. Монда дүрт пенсионер карчык яши. Һәр көнне алар яшьлекләрен, ирләрен сагынып үткәрәләр. Шул сагынулардан Сәлимәнең (Фәния Мөхәммәдиева) инде акылы да зәгыйфьләнә башлый. Әкълимә (Раилә Закирова) үзенең дөньясын бизәр өчен сырага да ияләшкән. Фатыйма (Алсу Гөбәева) үзенә староста вазыйфасын алып, зур җаваплылык барлыгын тоеп яши. Ханә карчык (Гөлҗәннәт Арсланова) урын өстеннән тормый да диярлек. Үзләрен беркемгә дә кирәксез дип санамасыннар өчен, аларның хәлләрен кайвакыт колхоз рәисе Рәҗәп (Илгиз Шәрифуллин) белешеп чыккалый.

Карчыкларның көндәлек тынычлыгын бозып, рәис бер төнгә ат дагалаучы Габдулла картны (Сәетнур Шәймәрдәнов) калдырырга була, чөнки колхозның барлык атлары да дагаланып бетмәгән, ә Габдуллага өенә кайтырга бик ерак. Менә шуннан башлана да инде кызык хәлләр!..

Габдулла үз йорты белән ялгыз яши. Мондый кияү турында хыялланырга гына мөмкин бит! Дүрт карчык арасында узыш башлана, һәрберсе дә Габдуллага ияреп китәргә әзер, ялгыз картны төрле яклап юмалап карыйлар. Хәтта урын өстендә яткан Ханә карчык та сикереп тора! Габдулла карт, карчыкларны жәлләп, дүртесен дә үзе белән алып китәргә карар кыла. Өлкәннәрнең шатлыкларын бозып, колхоз рәисе Габдулла картның йортын сүтүләрен, мондый белгечне югалтырга теләмәвен, аны шушы йортның өченче катындагы бер бүлмәгә урнаштырачагын әйтә. Аяз көнне яшен суккандай була... Карт - йортын, дүрт карчык алда көткән матур тормыш өметен югалталар.

Әлбәттә, комедиянең ахыры кызганыч булып бетүе йөрәкне телеп алды. Чөнки артистларның рольләрен җиренә җиткереп, яратып уйнаулары, һәрберсенең тормышын төрле яклап күрсәтергә тырышулары тамашачыларның күңел түренә үтеп керде. Сәхнәдәге күренеш - тормыштагы чынбарлык икәне артистлар тарафыннан югары дәрәҗәдә күрсәтелде. Моны тамашачы зур бәяләде, алкышларга күмде.

Алдагы көннәрдә дә Теләнче Тамак халык театрына уңышлар телисе килә. Чөнки бүгенге тормышта театр белән кызыксынучы кешеләр бик аз. Ә театр - кеше күңеленә юл салучы сәнгать һәм ул халык тормышыннан башка яши алмый.

Рәмилә Сәгъдиева,
Теләнче Тамак авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев