Теләнче Тамак авылы өлкәннәре тамашачыларга матур концерт тәкъдим итте
Концерт ветераннар ансамбле чыгышы белән башланып китте. Чараны көчле тавышлы, сүзгә оста ветеран-укытучы Фәрит Шакиров һәм мәдәният йорты хезмәткәре Райлә Закирова бик җанлы итеп алып бардылар. Алар һәрбер чыгышны матур, җылы сүзләр белән каршы алдылар. Авылыбыз сандугачлары, сәхнә ветераннары Наилә Зарифуллина, Кифая Вәлиева, Люция Мостафина, Раиса Колузаева үзләренең моңлы җырларын...
Концерт ветераннар ансамбле чыгышы белән башланып китте. Чараны көчле тавышлы, сүзгә оста ветеран-укытучы Фәрит Шакиров һәм мәдәният йорты хезмәткәре Райлә Закирова бик җанлы итеп алып бардылар. Алар һәрбер чыгышны матур, җылы сүзләр белән каршы алдылар.
Авылыбыз сандугачлары, сәхнә ветераннары Наилә Зарифуллина, Кифая Вәлиева, Люция Мостафина, Раиса Колузаева үзләренең моңлы җырларын бүләк иттеләр. Розалин Хәбибуллин, Рәшит Мөслимов, Сәетнур Шәймәрданов, Илдус Фәйзуллин, Азатнур Ишморатов, Назыйм Гыймазетдинов башкаруындагы егетләр ансамбле үзләренең көчле тавышлары белән сәхнәне шаулаттылар. Гармун телләрендә бармакларын йөгертеп, татар халык көйләрен уйнаган Азатнур Ишморатовка сокланмый мөмкин түгел иде.
Концерт шаян җырларсыз булмый инде. «Җизнәкәй» җырын театральләштергән Сәетнур Шәймәрданов, Нәсимә Сәгъдиева, Гөлҗәннәт Арсланова чыгышларын да тамашачылар яратып кабул итте. Милли киемнәрдән киенгән баянчылар Сәетнур Шәймәрданов, Әхнәф Фәхриевка курай моңнары белән кушылган Назыйм Гыймазетдинов дәртле көйләр яңгыратты.
Картлар һәм инвалидлар йортыннан гүзәл хатын-кызларыбыз ансамбле чыгышы да күңелгә хуш килде. Шушы йортта тәрбияләнүче Людмила Чуприна йөрәк түреннән чыккан, үзе язган шигырьләрен тамашачыларга ишеттерде.
Сәхнәгә өлкән яшьтә булуына карамастан, малай булып киенеп чыккан Ләйлә Ризатдинованы күргәч, тамашачы таң калды. Ул Г. Тукайның «Су анасы» шигырен шундый оста башкарды, Тукай шигырендәге малайның нәкъ үзе иде.
Сабантуйга бүләк җыю күренеше дә, чиккән сөлгеләре, дәртле биюләре, уен-көлкеләре белән истә калды. Бу шулай ук халкыбызның матур гореф-гадәтләренең сакланып калуына бер дәлил булып тора. Аны сәхнә ветераннары җиренә җиткереп тамашачыга күрсәтте.
Теләнче Тамак - талантларга бай авыл. Шул талантларны оештырып, сәхнәгә чыгарга үгетләгән Теләнче Тамак ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе Розалин Хәбибуллинга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Мондый чараларда тагын да күбрәк өлкән яшьтәге авылдашларыбыз катнашыр дип ышанып калабыз.
Сәхнә ветераннары белән концерт оештырырга ярдәм күрсәткән мәдәният йорты хезмәткәрләре Зилә Низамова, Райлә Закирова, Алсу Гөбәева, Сәетнур Шәймәрданов, Илдус Фәйзуллин, Назыйм Гыймазетдиновларга зур рәхмәт белдерәбез, - дип язган безгә Теләнче Тамак авылының мәдәният йорты директоры Илгиз Шәрифуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев