Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Тамчы» имтихан тотты

Бу көннәрдә авыл җирлек-ләрендә эшләүче үзешчән театр коллективлары авыл халкы алдында спектакльләр белән чыгыш ясый.

Безнең Иштирәк авылының балалар театр коллективы да бу чарадан читтә калмады. ТАССРның 100 еллыгы кысаларында, «Тамчы» коллективы Иштирәк авылы мәдәният йортында Миргалим Харисовның «Тук башак җиргә иелә» дип исемләнгән пьесасын сәхнәләштерде. Спектакльне балалар Гүзәл Һадиева җитәкчелегендә әзерләде.      
Безнең халык театрлы халык бит ул. Һәр кешенең җанында театрга карата мәхәббәт яши. Көннән-көн шомарып килгән «Тамчы» коллективы чыгышын хәзер иштирәклеләр көтеп ала, бик яратып карый.  
Сәләтле балалар рольләрен тамашачы күңеленә үтеп керерлек итеп өйрәнгән. Спектакль – тәрбияви имтихан ул.

Айза Нургалиева,
мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе. 

/ Фото Айза Нургалиевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев