Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Сударушка»га – 45!

1975 елда Кече Шилнә авылында фольклор ансамбле оеша. Беренче үзешчәннәр сыер савучылар була, ә репетицияләр терлекчелек фермасының «кызыл почмагы»нда үтә.

Концертларны алар Ленин урамындагы иске агач клубта куялар. Акрынлап иҗатка яшьләр тартыла, әти-әниләре белән бергәләп балалар да җырлый, бии. Ансамбльне ул вакытта Нина Анатольевна Беспалова җитәкли. Кызганыч, беренче составта катнашканнарның күбесе бүгенге көндә исән түгел инде. Ә Нина Беспалова, Анна Ардюкова, Валентина Гаврилова, Валентина Улеева, Клавдия Баскакова, Раида Агафонова, Александра Черепанова бүген дә безне иҗатлары белән сөендерәләр. Алар үзара хәбәрләшеп яшиләр, ансамбльдә чыгыш ясаган, җырлар өйрәнгән күңелле вакытларын җылы итеп искә алалар. 
Ансамбль оешып җиде ел үткәч, 1982 елда, Кече Шилнәдә «Родина» мәдәният йорты ачыла. Аны Подъячевлар гаиләсе җитәкли: Надежда Ивановна – директор, Владимир Васильевич сәнгать җитәкчесе була. 1995 елда коллективка «Халык фольклор ансамбле» исеме бирелә. Бүгенге көндә «Сударушка»ның репертуарында 300дән артык җыр исәпләнә, алар нигездә халык җырлары. Ансамбльдә катнашучылар үз авылларының музыкаль традицияләрен сакларга тырышалар, аларның Кече Шилнәдә генә җырлана торган җырлары да бар. Ансамбльнең тагын бер үзенчәлеге: күп җырлар акапелла, ягъни музыка инструментларыннан башка җырлана.
Ансамбль үсешенә мәдәният йорты директоры Татьяна Иванова белән сәнгать җитәкчесе Арби Велидов зур өлеш кертә. Җиңүләргә килгәндә, алар бик күп: «Алтын мәйдан – Татарстан» дөнья мәдәниятләре фестиваленең I дәрәҗә лауреаты, Геннадий Заволокин исемендәге «Играй, гармонь!» халыкара фестивале лауреаты, «Русская песня» фестивале лауреаты. Коллектив Казанда үтә торган «Крутушка» этник фестивалендә катнаша. Ел саен «Каравон», «Хрустальный ключ» бөтенроссия фестивальләрендә чыгыш ясый. Быел өлкәннәрнең «Балкыш» фестивале лауреаты булды.
«Сударушка» белән бүген Валентина Сергеева җитәкчелек итә. Анна Безрученкова, Любовь Морозова, Таисия Варламова, Екатерина Карпова, Надежда Добрынина, Ирина Секерина, Светлана Ерохина атнага ике тапкыр репетицияләргә җыелалар. 

Любовь Гаврилова, Кече Шилнә мәдәният йорты директоры.
/ Фото Людмила Гавриловадан алынды.

Валентина Сергеева, 
ансабль җитәкчесе: 

– Мин тумышым белән Кече Шилнәдән. Без гаиләбез белән җырга гашыйклар. Әнием Мария Васильевна матур җырлый. Бертуганым Аннаны Пермьдә укыганда хәтта Пятницкий хорына чакыралар. Ләкин, музыка белеме булмагач, мондый тавыш белән белем кирәкми дисәләр дә, ул тәвәккәлли алмый. Тагын бер туганыбыз Галина Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлады, хәзер Ростов өлкәсендә яши, ул да җырларга оста. Мин «Сударушка»да 23 ел инде. Олыгая барсам да, җырдан, коллективтан аерыласым килми әле.
«Сударушка»ны республикадан читтә дә беләләр, Бөтенроссия фестивальләренә чакыралар. Без бөтен халыкка билгеле җырлар белән генә чикләнмибез, үз авылыбызның борынгы җырларын башкарабыз. «Хмелина», «На море орел», «На коне вороном», «Вдоль по улице, да по Шведской» кебек буыннан-буынга тапшырылып килүче җырларны безнең авылдан читтә белүче юк. Безнең әбиләр, әниләр сәхнәләрдә чыгыш ясамаган, утырмаларда җырлаган, шул рәвешле халык иҗаты буыннан-буынга күчә килгән. Без дә ансамбльнең беренче җырчылары белән аралашып торабыз. Валентина Тихоновна Гавриловага 80 яшь инде, шулай да хәтер-зиһене әйбәт, борынгы җырларны өйрәнергә, шомартырга ярдәм итә.

 

Анна Безрученкова, 
ансамбль җырчысы:

– Мин Олы Шилнәдән. Ансамбльдә 2002 елдан. Кече Шилнәгә репетицияләргә теләп йөрим, чөнки җыр – безнең тормышыбыз, ул безне берләштерә, күңелебезне күтәрә. Күбебез кечкенәдән бергә, бер мәктәптә – Олы Шилнәдә укыдык. Яшь чакта таралышсак та, олыгая башлагач туган авылларыбызга кайттык. Фонограммага җырламыйбыз, шуңа безне яратып кабул итәләр. «Играй, гармонь!» фестиваленнән бик рухланып кайтканыбыз истә. Ун көн Новосибирскида яшәгән идек. Кичләрен җырлашып утырдык, күп кешеләр белән таныштык. Хәзер телевизордан шул танышларыбызны күргән саен сөенәбез, күңелебез була. Мәдәният йорты директоры Любовь Валентиновна конкурслар турында белешеп, «Барабызмы, кызлар?» – дип сорап кына тора. Без һәрвакыт әзер инде, сәламәтлек кенә булсын. Яшьләрнең кызыксынуын күреп куанабыз. Мисалга, Олы Шилнә кызы 11 яшьлек Серафима Пелипенко безнең репетицияләргә кушыла башлады. Тавышы көчле, матур. Шөкер, безгә алмаш үсә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев