Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәхнәдә – «Табылдык»

Калмия авылы мәдәният йорты каршында эшләүче «Кардәшләр» төркеме «Театраль март» айлыгы кысаларында авылдашларына Рәмзия Хөсәенованың «Табылдык» пьесасы буенча әзерләнгән спектакль бүләк итте. 

Дүрт йортлы Чаганлы авылында дүрт әби яши. Өчесенең ире сугыштан кайтмаган. Инде 70 ел узган. Бүген әбиләр тормыштагы вакыйгаларны почтальон аша гына беләләр. Азык-төлекне дә әбиләргә ул алып килә. 
Җәй көне Әсма әбигә кунакка еракта яшәүче моряк улының кызы Альбина кайта. Сәламәтлегенә файдалы булганга, кыз каникулларын гел шушында үткәрә. Кечкенәдән әнә шулай әби тәрбиясендә үсә. Ә малае күп итеп посылкалар җибәрә. Әсма әбигә килгән әйберләр белән хәтта авылда Сабантуй уздыралар. Альбина су буенда йөргәндә бер төенчек таба. Аннары әлеге табылдыкны эзләп бер ир-ат килә. Маннур исемле бу ир-атның күзе почтальон Разиягә төшә. Алар кавыша, балалары туа. Чаганлыда яңа гаилә барлыкка килә. Ә дүрт әби, бер-берсен кунак итеп, чөкердәшеп гомер итәләр. Сугышта һәлак булган ирләренә тугры калып, аларны сагынып яшиләр.
Менә шушындый күңелле дә, бераз моңсу да спектакль куйды «Кардәшләр» төркеме. Коллектив 2013 елдан эшли, бүген 10-16 кеше йөри, күпчелеге укытучылар. Авыл халкына ел да бер театр куябыз. Узган ел Калмия белән генә чикләнмичә, күрше авылларга да чыктык. Иҗат җимешебезне һәркайда тамашачы бик җылы кабул итте. Фәнис Яруллинның «Әнә килә автомобиль», Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй», Айгөл Әхмәтгалиеваның «Баш куям тезләреңә», Хәй Вахитның «Туй алдыннан», Гата Нуруллинның «Картаямыни соң йөрәк?», Фәүзия Бәйрәмованың «Сандугач балалары» спектакльләрен сәхнәләштердек. Быел исә «Табылдык» спектаклен сайладык. 
Режиссерыбыз Чулпан Габидуллина үзе дә бик матур уйный. Гөлназ Фәрхетдиновага җырлы-моңлы рольләр килешә. Мәктәп директоры Рәмзия Харрасова да, җаваплы кеше буларак, рольләренә дә җитди карый. Бу юлы ул әби ролен башкарды. Альмира Гыйльфанова – сәнгать җитәкчесе, спектаклебезгә җан өрүче. Алсу Кәримова әби ролен, Фәнзәлия Гыйльванова шәфкать туташын чын артистларча уйнадылар. Марат Вәлиев та елдан-ел остара. Кечкенә йолдызыбыз, җырчы һәм биюче кыз Айзилә Фәрхетдинова да, һәрвакыттагыча, сәхнәдә балкыды. Аңа соклануын белдереп, рәссам Наилә Гәрәева сәйлән белән чиккән сумкасын да бүләк итте.
Тамашачы спектаклебезне бу юлы да алкышларга күмде. Артистларыбызга рәхмәт: юк вакытларын бар итеп репетицияләргә йөриләр, спектаклебез халык күңеленә үтеп керсен өчен бар көчләрен куялар. 

Ләйсирә СӘХИБҖАНОВА.

/ Фото Ләйсирә Сәхибҗановадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев