Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сәхнәдә – тормыш үзе

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә драма театры Тукай районына гастрольләре белән килде. 24 март көнне ул Кнәз авыл җирлегендә театрның баш режиссеры, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Фазлыев куйган Сәет Шәкүровның «Туган туфрак» спектаклен күрсәтте.

Пьеса 1969 елда язылган булган. Сугыштан соңгы чор хатын-кызларының язмышын сурәтләп, драматург ватанпәрвәрлек, намус, мәхәббәт һәм тугрылык турында үз карашын, әйтергә кирәк, бик үзенчәлекле карашын белдерә. Сюжет нигезедә - бер-берсе белән сугыш вакытында Украина җирендә очрашкан, ә сугыштан соң егетнең туган ягы Татарстанга кайткан Галина белән Арслан язмышы. Украинада Галинаның беренче мәхәббәте Игорь калган була. Кеше язмышларының шушылай бормалы булуына бары сугыш кына гаепле микән соң? Галина сайлап алган юл дөрес микән, аның ниятләре, уйлары чынбарлыкка туры килә микән? Үзенең шәхси бәхетен сөйгән ярыннан өстен күргән Игорьне аклап буламы? Гомер буе җавапсыз мәхәббәткә тугры булып яшәү кирәк микән? Шушылар турында уйландырды тамашачыларны әлеге спектакль.

Әтнә драма театры артистлары искиткеч уйнады. Сәхнәдә тормыш үзе барды. Зал аларны аягүрә басып алкышлады, дип яза безгә Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Тамара Тузеева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев