Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Серле дөнья

Күзкәй авылы үзешчәннәре узган шимбәдә, авылдашлар соравы буенча, Фәнәвил Вәлиуллинның «Корт» дигән ике пәрдәлек пьесасын кабатлап күрсәтте. Инде бер тапкыр куелган булса да, мәдәният йортына халык байтак  җыелган иде.

 Алар куйган спектакльләрне күптәннән карыйм һәм һәрвакыт авыл үзешчәннәренә шулкадәр осталык, сәхнәгә бирелгәнлек, сәләт каян килә дип гаҗәпләнәм. Менә бүген дә дөньямны онытып, рәхәтләнеп көлә-көлә, бөтен  күңелем белән сәхнәдә барган вакыйгалар эчендә кайнап кайттым да, кабат үземә шул сорауны бирдем. Аннары авылдашыбыз, язучы Галимҗан абый Вәлиевның  «Күзкәй театры» китабын кулыма алдым.
«...Күзкәй элек-электән үк Минзәлә өязендә җырчы-биючеләре, тальянчылары, курай һәм камыш уйнаучылары, җор телле мәзәкчеләре, такмак әйтүчеләре, әкиятчеләре белән тирә-якта дан тотучы иң өлкән һәм зур авылларның берсе саналган... 1931 елның көзендә авылга Әнәс Камал килә һәм сәләтле яшьләрне җыеп театр оештыру турында сүз кузгата. 1932 елның уртасына кадәр театр коллективы инде берничә районда уңышлы чыгыш ясап кайта. Театр үзешчән колхоз-совхоз театры дип йөртелә башлый. Елына 3-4 спектакль сәхнәләштерәләр», – дип язган ул. Чынлап карасаң, бәлки  үзешчәннәрнең сәхнәгә хирыслыгының тамырлары шуннан ук киләдер...
Драматург Фәнәвил Вәлиуллин авыл халкының тәмам теңкәсенә тигән колорадо коңгызын сәхнәгә “күтәргән”. Бер карганда бик гади мәсьәлә: каһәр суккан кортны ничек бетерергә? Автор кызыклы персонажлар аша шушы сорауга җавап эзли. Сәхнәдә  көтелмәгән, кызыклы күренешләр, залда халык рәхәтләнеп көлә. Ә бит көлдерү өчен уйный белергә, образга керергә кирәк. Артистларыбыз нәкъ менә шушы шартны искитмәле осталык белән үтәделәр
Артистларыбыз бу юлы да әсәрдәге вакыйгалар эчендә яшәделәр: яндылар-көйделәр, бәхәсләштеләр, хәйлә корып азапландылар. Тамашачылар исә әледән-әле кул чабып, вакыйгалар дулкынында яшәде. «Корт» спектакле көлкеле вакыйгаларга корылса да, тәрбияви мизгелләре дә күп булды һәм артистларыбыз аны ачып бирә алдылар. Йөзьяшәр Саҗи әбинең һәр сүзе, киңәшләре үзе бер тәрбия мәктәбе. Аны укытучы Дания Акмалова профессиональ югарылыкта башкарды. Спектакльне куючы-режиссер Гөлфия Әхмәтҗанова да сәхнәне ду китерде. Тамашачы ул сәхнәдә күренү белән үк көлә башлый. Ул характерлы рольләрне зур осталык белән башкара. Бу юлы да көнче, дуамал бер үк вакытта керсез күңелле Халисәне инандырырлык итеп чагылдырды. Аның ире Әнвәр ролен башкарган Гали Мингалимовны сәхнә ветераны дияргә була. Нинди генә образлар иҗат итмәде ул! Бу эше дә гаять уңышлы чыккан. Радик Хаҗиевны мәктәп елларыннан ук сәхнәдә үсте дисәң дә була. Бәрәңгесендә бер корт та булмаган, бөтен вакыйгалар шуның тирәсендә әйләнгән аз сүзле гашыйк егет Хәйдәр образы әйтерсең лә аның өчен язылган. Ринат Бәдретдинов Сәлимәнең ире, механизатор Рифатның нәкъ үзе. Образга шулкадәр оста керә, сүзенең хаклыгына инандыра белә. Андый артист туында сәхнәдә яши ул диләр. Гомумән, артистларның берсен мактап, икенчесен алып куярлык түгел. Әйтерсең лә, сәхнәдә әле спектакль башланыр алдыннан гына кул биреп күрешкән  Фидаил Асылмәрдәнов түгел, ә бригадир Гаптери үзе. Киемнәре, манерасы белән бригадир хатыны кыяфәтен китергән Роза Асылмәрдәнованы гына күр, зур ук булмаса да начальник хатыны икәнлеген ничек оста чагылдыра. Әле сәхнәдә яңа чирканчык алган үзешчәннәребез Ләйсәнә Хаҗипова, Лилия Яковлева да шактый кыюландылар, әсәрнең эчтәлеген ачуда аларның да роле зур. Киләчәктә алар сәхнәдә әле тагын яңа образлар тудырырлар дигән ышаныч бар.
Әсәрнең эчтәлеген ачуда декорациянең роле бик зур. Ул гади, әсәрнең эчтәлегенә тәңгәл итеп эшләнгән иде.
Кыскасы, спектакль бер сулышта үтте. Авыл халкы күңелле спектакль карап, рәхәтләнеп ял итте. Район мәдәният бүлегеннән килгән Илнур Сәхәбетдинов үзешчәннәребезнең бу иҗат җимешенә югары бәя биреп:
– Бик көчле коллектив, әле минем хәзергәчә мондый ук уңышлы чыгыш ясаган үзешчән театр коллективын күргәнем булмады. Сәхнә кануннарын белеп, рольләрне җиренә җиткереп башкаралар. Рәхәтләнеп, күңел биреп карадым. Бер генә кимчелеген дә тапмадым. Иҗат коллективына зур уңышлар телим, әйдәгез «Халык театры» исемен алу өчен көрәшик, мөмкинлекләрегез зур, – диде.

Заһидә НӘБИУЛЛИНА,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев