Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Сандугачлы яктан без!

Комсомолец поселогы мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сандугач» балалар ансамбле «Созвездие-Йолдызлык» ХХ Республика телевизион фестиваленең зона этабында II урын яулап суперфиналга узды. 

Шушы төркемдә йөрүче Самира Галиуллина аерым чыгыш белән III урын алды. Аларның моңа кадәр дә район һәм республика конкурсларында, фестивальләрдә катнашып призлы урыннарга, дәрәҗәле дипломнарга ия булганнары бар иде. «Сандугач» ансамбле РФнең һәм ТРның халык артисткасы, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Венера Ганиеваның VII Халыкара вокалистлар конкурсында I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып, Диплом белән бүләкләнде. Хәзер төп максатлары – «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңү яулау.
«Сандугач» ансамбле җитәкчесе Лилия Муллагалиева алты ел балалар белән уңышлы гына эшләп килә. Тамашачы күңелен җәлеп итәр өчен матур тавыш һәм кабатланмас моң булу белән беррәттән сыгылмалылык-нәфислек, сылу буй-сынның да әһәмиятле роль уйнавын балалар аңына сеңдерергә тырыша ул.
Лилия Зөфәровна ансамбль эшен нәтиҗәле алып бару өчен җәйдән үк еллык эш планын төзеп куя. Башкарасы җырларны сайлаганда һәр баланың вокал һәм артистлык дәрәҗәсен, тавыш үзенчәлеген һәм холкын исәпкә ала. 
– Һәр баланың тавыш тембрын исәпкә алып, индивидуаль якын киләм. Бу җырның тексты һәм көе Айзиләгә туры килә, ә менә монысы Имильнең тавышы өчен язылган... дип, балаларның тавыш диапазонына карап җыр сайлыйм. Тесситура – ул артистка җырны башкару өчен иң уңайлы диапазон. Шул диапазонда тавыш табигый булып яңгырый һәм тамашачы да аны сизеп ала. Сәнгать кешене тәрбияләргә, иң матур хисләрен уятырга тиеш. Шуңа күрә репертуарыбызга мәгънәсе булмаган җырлар кертмим. Балалар чыгышы хореография элементлары белән дә баетылса, яхшы. Безнең ансамбльдә балалар өч тавышка җырлый. Башта яхшылап җырны, аннары бию хәрәкәтләрен өйрәнәбез. Хореография ул спорт белән шөгыльләнү эффектын бирә – мускуллар бик нык эшли. Шул сәбәпле бала аркасын туры тота. Ә бу җыр сәнгатендә бик мөһим шарт. Аннары, биегән бала сәхнәдә үзен тотарга, матур итеп йөрергә өйрәнә. Болардан тыш, бию кешегә эмоциональ һәм психологик яктан бик уңай йогынты ясый. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә бары тик тере тавышка гына (минусовка) җырлыйбыз, музыканың фонограммасын Динар Кәлимуллин язды. Наил Мортазинның «Уен» һәм «Дуслык» җырлары – балалар өчен язылган, эчтәлекләре мәгънәле, көйләре күңелгә ятышлы, матур булганга сайлап алдым. Хәзерге вакытта балалар белән бик тырышып шөгыльләнәбез. Өметләребез зурдан, – ди ансамбль җитәкчесе. 
«Сандугач» җыр ансамбленә ике төркемдә 25 бала йөри. Зурлар төркеменә йөрүче Самира Галиуллина, Мәликә Сираева, Тимур Нәфыйков, Юра Колычев, Изалия Вәлиуллина, Мария Щетинина шушы поселокныкылар. Имиль Тимиркәев, Андрей Фадеев, Алина Мансурова – Бордыдан, Азалия Галимҗанова белән Айзилә Фәрхетдинова Калмиядән атнага дүрт тапкыр Комсомолец мәдәният йортына килеп шөгыльләнәләр. Ансамбль җитәкчесе Лилия Муллагалиева җыр-моң яратучы балалар белән горурлануын яшерми: «Укучылар атнага дүрт тапкыр икешәр-өчәр сәгать җыр-бию күнекмәләре алып арысалар да, каникулларда да репетицияләрен туктатмыйлар. Алардагы җаваплылык, тырышлык – өлкәннәргә үрнәк булырлык. Әдәплеләр. Үзара дус-татулар, бер-берсе өчен янып-көеп торалар. Шуңа күрә бездә рухи атмосфера да яхшы. Аларның ата-аналарына карата хөрмәтебез зур. Атнасына өч-дүрт тапкыр балаларын башка авылдан йөртү җиңел булмаса да, алар балаларының сәләтен үстерү, киләчәк тормышларына юл яру өчен зур тырышлык куялар. Ансамбльгә йөргән балаларның барысы да артист, җырчы булыр дип әйтә алмыйбыз. Киләчәктә башка профессия сайласалар да, дөрес һәм матур итеп җырлау, бию аларның яраткан шөгыле булып калачак. Балаларның мәктәптән тыш вакытларын файдалы шөгыль белән үткәрүләре дә мөһим. Гаилә, мәктәп, җәмгыять һәм укучыларның киләчәк тормышы өчен бу бик әһәмиятле. Аннан соң, җыр һәм бию сәнгате белән мавыгу балага бары тик уңай йогынты ясый. Ансамбльнең солисты, унбер яшьлек Самира Галиуллинаның «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә финалга үткәне бар иде инде. Казанга барып « Созвездие-Йолдызлык»ның суперфиналына үтүебезне белгәч ансамбльгә йөрүче балалар шатлыктан еладылар. Бу уңышыбыз – уртак тырышлык нәтиҗәсе. Анна Шәрифьянова хореография буенча дәрес бирә, биюләр куя. Художество җитәкчесе Вера Галләмова, төп эшеннән тыш, костюмнар буенча да җаваплылыкны үз өстенә алды һәм ул вазифаны да бик теләп башкара. Сайлап алу турында балалар ата-аналары үз хисапларына тектергән костюмнарын киеп чыгыш ясадылар. Суперфиналда беренче җырны башкарганда шул костюмны кияргә, ә икенче чыгышыбызны яңа костюм киеп башкарырга ниятлибез. Бу мәсьәләдә район хакимияте булышыр дип өметләнәбез. Без бит Тукай районы данын да яклап чыгыш ясыйбыз», – ди Лилия Муллагалиева. 
Легендар җырчы, татар халкының моңлы сандугачы Илһам Шакиров варисларына уңышлар юлдаш булсын! 

/ Фото Лилия Муллагалиевадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев