Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Рәшит Гәрәй – авыл җырчысы

Шигъриятебез тарихына авылыбызның бер җырчы малае булып кереп калган Рәшит Гәрәйгә багышланган шигырь бәйрәмебезне туган авылы Малтабарда үткәрдек. «Рәшит Гәрәй – авыл җырчысы» дип исемләгән очрашуны «Үзем кайтып киләм шикелле» дигән шигырь белән башлап җибәрдек. 

Гомере буе үзенең туган җиренә тугрылыклы булган шагыйрьнең Минзәләгә атап язылган шигьри бүләге бүген дә гимн булып яңгырый:

…Һичкем гаеп итмәс, үз уемда
Икеләнеп-нитеп тормасам:
Минзәләгә барам, диеп түгел, 
Кайтам әле, диеп җырласам.

Залда Данил Әюпов башкаруында «Ник чыкмыйсың бакчаларга» исемле җыр яңгырый. Авыл кешеләре матур итеп килеп тезелеп утырганнар, аларны җылы рухи күтәрелеш, бәйрәм мохите берләштерә. 
Шигырь кичәсен шагыйрь һәм аның иҗаты турында җылы сүзләр белән район мөхтәсибе, Малтабар авылы егете, хөрмәтле Җәүдәт абый Харрасов ачып җибәрде. Шагыйрә, ике китап авторы, Рәшит Гәрәй исемендәге бүләк иясе, шагыйрә-мөгаллимә, «Якты юл» газетасында төрле елларда бик күп шигырьләре басылып килгән ветеран-укытучы, биш бала үстергән Зөләйха апа Закирова чыгышын мин үзем тын да алмый тыңладым. Аның күңелендә Рәшит Гәрәй турында күп җылы хатирәләр саклана. Зөләйха ханым шагыйрь якташыбызның һәм үзенең шигырьләрен тетрәндерерлек итеп сөйләде, ихтыярсыздан күзгә яшь килде. Шигъриятнең көче дә нәкъ шунда бит. Шигырьләрдә – ил язмышы, халык язмышы, ә ул язмышлар ал да гөл генә булып тормады. Шуңа ул йөрәкләргә барып җитә, күңелләрне актара.
 Шагыйрьнең туганы, Рәшит Гәрәй белән якыннан аралашкан укытучы Гөлчәчәк Исламова да истәлекләре белән уртаклашты. Ул – сәхнә ветераны, үзенчәлекле тавышлы җырчы, туганнарына багышлап җыр башкарды.
Яшьлек һәм балачак дусты, классташы, ветераннар советы әгъзасы, «Яшәү яме» китабы авторы Нәҗибә Сәхипгәрәева исеме дә таныштыр сезгә. Ул шулай ук Рәшит Гәрәйгә багышланган шигырләрен сөйләде.
Рәшит Гәрәйнең исемен мәңгеләштерү йөзеннән Минзәлә шәһәрендә музей ачылды. Шагыйрь исемендәге китапханә бик актив эшләп килә. Үзе исән вакытта бик күп яшь шагыйрьләргә хәер-фатихасын биргән кеше дә әле ул Рәшит Гәрәй. 
Рәшит Гәрәй шигырләрен Рәшит абый Харрасов та укып китте. Ул укыганда бар кеше дә елап утырды. Радик абый Исламов, Әгъзәмнур абыйларның чыгышлары да күңелгә үтеп керерлек булды. 
Бәйрәмгә җыелучыларга карыйм: йөзләрдә – елмаю, күзләрдә нур балкый. Димәк, көндәлек мәшәкатьләр күмгән авыл кешеләренә мондый күңел балкышы бик кирәк. Рәшит Гәрәйнең иҗаты, тормышы да үзенең җаны яралган, очар канатларын ныгыткан авылына, газиз халкына багышланган бит. 
Җәүдәт абый Харрасов ел саен шулай Рәшит Гәрәйнең музеен җыештырып бәйрәм оештыра.
Калмиядә, Малтабарда ел саен аның туган көнен шулай зурлап искә алабыз, иҗатына рәхмәтле булып бәйрәм итәбез икән, димәк, кешеләргә бу бик кирәк.

Энҗе Галиәхмәтова, Калмия авылы китапханәсе мөдире.
/ Фото Энҗе Гали-әхмәтовадан алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев