Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Питрау җитте

12 июльдә, шимбә көнне, Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме үткәрелә. Безнең районнан бу чарада «Борды» фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук Борды авылы кызы Алина Маслова «Питрау чибәре» бәйгесендә катнашырга җыена. Бәйрәмдә халыкка төрле гореф-гадәтләр тәкъдим ителәчәк, төрле җирләрдән килгән фольклор ансамбльләре, үзешчән артистлар чыгыш ясаячак, төрле уеннар, бәйгеләр...

12 июльдә, шимбә көнне, Мамадыш районының Җөри авылында Питрау бәйрәме үткәрелә. Безнең районнан бу чарада «Борды» фольклор ансамбле чыгыш ясаячак. Шулай ук Борды авылы кызы Алина Маслова «Питрау чибәре» бәйгесендә катнашырга җыена. Бәйрәмдә халыкка төрле гореф-гадәтләр тәкъдим ителәчәк, төрле җирләрдән килгән фольклор ансамбльләре, үзешчән артистлар чыгыш ясаячак, төрле уеннар, бәйгеләр оештырылачак.
Питрау бәйрәме районыбызның Мәләкәс авылында да үткәрелә. «12 июльдә кичке 6да без урманга барып, төрле үләннәр җыячакбыз. Аннары исә чараның рәсми өлеше башланачак. Анда үзешчән артистларыбыз, «Питрау» фольклор коллективы да чыгыш ясаячак, төрле уеннар оештырырга планлаштырабыз», - дип хәбәр итте Мәләкәс авылының мәдәният йорты директоры Людмила Адамова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният