Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Пчелки» «Бөек Казан»ны яулый

Башкалабыз талантлы балаларны, яшүсмерләрне һәм өлкәннәрне «Бөек Казан» дип исемләнгән хореография сәнгате бәйгесенә җыйды. Безнең районнан анда «Дуслык» күпфункцияле үзәгенең «Пчелки» хореография коллективы (җитәкчеләре Светлана Альфиш, Гөлназ Зарипова) катнашты. Коллектив жюри хөкеменә өч яшь категориясендә чыгышлар, сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларның чыгышларын һәм җиде хореография постановкасы тәкъдим итте.

Катнашучылар Санкт-Петербург, Казан, Ярославль, Ульяновск, Димитровград, Вологда һәм Россиянең башка шәһәрләреннән килгәннәр иде. Жюри әгъзалары барлык куелышларны да игътибар белән карады, зал барлык төркемнәрне җылы каршы алды, хуплады. 
Озак көткәннән соң йомгак ясалды. Безнең «Пчелки» хореография коллективы югары бәя алды. Жюри әгъзалары башкару техникасының осталыгын, сәхнә костюмнарының яхшы булуын билгеләделәр. «Пчелки» коллективының өлкәннәр төркеме беренче дәрәҗә лауреат, кече төркем гран-при иясе, мәктәпкәчә яшьтәге төркем беренче дәрәҗә лауреат һәм Азалия Борисова гран-при иясе булдылар.
Безнең тату командабыз кичергән шатлык әйтеп бетергесез зур. Уңышыбыз тулысынча хореографыбыз Светлана Альфишның хезмәте. 

Гөлназ Зарипова,
Иске Җирекле авылы.

Фото Гөлназ Зариповадан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X