Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Өмет җилкәне» 

Мөмкинлекләре чикле балалар иҗатының V төбәк фестивале узды. Ул Әлмәт дәүләт татар драма театрында «СМП-Нефтегаз» АҖ компаниясе ярдәме белән оештырылды. Фестивальдә Тукай районын Теләнче Тамак интернат-мәктәбе укучылары тәкъдим итте.

«Өмет җилкәне» фестивале инде берничә ел рәттән уздырыла. Ул авырлыкларны җиңәргә омтылган балалар арасында елдан-ел яңа талантлар ача. Сәхнәдә чыгыш ясау балаларга үз-үзләренә һәм үз мөмкинлекләренә ышанычларын ныгытырга ярдәм итә. Шунысы да куанычлы, фестивальдә катнашучылар саны да елдан-ел арта. Быел финалга Татарстанның 25 белем бирү учреждениесеннән 265 бала килгән иде.
Яшь талантлар тамашачыларны «Нәфис сүз», «Вокал», «Музыка уен коралларында уйнау» һәм «Хореография» номинацияләрендә үз чыгышлары белән сөендерде. Иҗади номерлар бик тәэсирле, матур булды. Тамашачылар балаларны җылы алкышларга күмде.
Фестивальдә Теләнче Тамак интернат-мәктәбе укучылары һәр номинация буенча үз сәләтләрен күрсәтеп, бик актив катнаштылар. «Хореография» һәм «Музыкаль инструментларда уен» номинациясендә алар 3нче урынны алдылар. Иванов Сергей «Нәфис сүз» номинациясендә 2нче урынны яулады, ә «Вокал-соло» номинациясендә Билалова Айзилә 2нче урынга лаек булды.
Искиткеч бәйрәм барысына да бик күп уңай эмоцияләр бүләк итте. Барлык катнашучылар бүләкләргә ия булды.

«Нефтегаз» СМП АҖ матбугат хезмәте.

Фото «Нефтегаз» СМП АҖ матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев