Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Очрашыйк әле җәйге кичтә

Биклән авылында шулай дип исемләнгән бик үзенчәлекле һәм күңелле кичә булды. Ул, авыл халкын тагын бергә җыеп, рәхәтләнеп ял итү максатыннан, сабан туе урынында оештырылды. Табигать кочагында узгангамы, аеруча күтәренке рухлы, истә калырлык бер тамаша булды ул. Кичә оныкларның чыгышы белән башланды. Авыл балалары, җәйге каникулда кунакка кайткан оныклар сәләтләрен...

Авылның "Хәтфә" фольклор коллективы быел Азнакайда Чатыртау фестивалендә, Казанда Унивирсиадада чыгыш ясады, шәһәр сабан туенда олы кунакларны каршы алды. Авыл бәйрәмендә дә ул матур җырлары, халыкчан шаян биюләре белән ямь өстенә ямь өстәде.

Бәйрәмебез алма бакчасында булды. Шул уңайдан Зөләйха абыстай Вәли байның алма бакчасы тарихын сөйләде. Авыл бәйрәме җырсыз, гармунсыз буламыни?! Балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Зыятдинова авылдашларга иң матур җырларын бүләк итте, гармунчыларыбыз Рәшит Тимергалин, Илдус Абдуллин мәйданны гармун моңына күмделәр. Гомумән, биюләр, уеннар, конкурслар берсен-берсе алмаштырып торды.

Реклама

Әлеге чарага әзерләнгәндә йорт тирәсендә чәчәкләр үстерүчеләрнең хезмәтләрен барлап чыктылар. Иң матур гөлләр үстерүче социаль хезмәткәр Рузилә Ганиевага беренче урын бирелде. Икенчедә - Зөләйха Сөләйманова, өченче урында - Галия Ширгазина. Авыл җирлегенә караган учреждениеләр арасында беренче урынны медпункт алды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Татар биюләре конкурсында бәйрәмгә кунакка кайткан табибә Алсу Әшрәфуллинага тиңнәр булмады. Икенче урынга авылда иминиятләштерү агенты булып эшләүче Мәсхүдә Хисмәтуллина чыкты. Өченче урында - мәктәп директоры Нурия Мәсгутова. Конкурслар, уеннар үтә җанлы шартларда, күтәренке рухта барды. Авыл халкы рәхәтләнеп ял итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X