Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Әниләр hәм бәбиләр» – Бикләндә

Биклән авылы үзешчәннәре яшь режиссер Алия Хәмидуллина җитәкчелегендә Туфан Миңнуллинның «Әниләр hәм бәбиләр» спектаклен куйдылар. Күренеп тора: режиссер тырышкан, остазы Илдус Абдуллин да ярдәм иткәндер, мөгаен, – спектакль бик уңышлы чыкты. 

Сәхнә зәвыклы итеп бизәлгән. Декорацияне үз куллары белән өлкән яшьтәге Илдус абый Абдуллин ясаган. Аның җәмәгате Фәния ханым шулай ук кирәкле гамәл – суфлер эшен башкарды. 
Яшь режиссер теманы да бик уңышлы сайлаган. Чөнки ана hәм бала, тәрбия, әхлак темасы hәрвакыт актуаль. Ә артистларыбызга килгәндә, профессионаллардан берсе дә ким түгел. Төп рольне балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнара Зыятдинова башкарды. Бик оста җырлый ул. Бу юлы да халык аңа сокланып утырды. Ә кызы Гүзәл исә шәфкать туташы ролен уңышлы уйнады. Банк хезмәткәре Нурисә Гыйниятуллина Алтынчәч ролендә иде. Яшь әни Валентина ролен мәдәният хезмәткәре Ландыш Иванова, баласын алырга теләмәгән ананы студент кыз Гөлназ Нуриева башкарды. Фирия Гарипова, Наилә Сарманаева яшь әбиләр булдылар. Алия Хәмидуллина бала сөяргә тилмергән хатын ролен бик оста башкарып күпләрнең күзләренә яшь китерде. Саимә Рәхимова белән Лилия Фәхретдинованы исә чын табиблардан бер дә аерып булмый иде. 
Артистларыбыз, шулай итеп, елаттылар да, көлдерделәр дә. Спектакль тәмамлангач та тамашачылар, сәхнәгә менеп үз фикерләрен әйттеләр, артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Биклән үзешчәннәре элегрәк халык театры исемен йөртсәләр дә, соңгы берничә елда сүлпән булдылар hәм менә яңадан халык театры исемен йөртүгә көрәшкә чыктылар. Без тамашачылар аларны бу исемгә лаек дип уйлыйбыз.

Римма ГЫЙМАДИЕВА.
Биклән авылы.

Фото Алия Хәмидуллинадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев