Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Музей бабайда» кунакта

Бүгенге компьютерлар һәм югары технологияләр заманында без елдан-ел тарихыбызны, үткәнебезне оныта барабыз шикелле. Безнең борынгы бабаларыбыз кем булган? Без туган җирлекнең тарихы нинди? Ә бит үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк дигәннәр. Тарихыбызны өйрәнү максатыннан, без, район мәдәният хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр, Яңа Чишмә районының Җирекле авылы музеенда булып кайттык.

50 кешелек зур автобус район хакимияте бинасы каршыннан кузгалып китте. Сәяхәтебезнең максаты - авыл шартларында оештырылган музейның эшләү тәҗрибәсе белән танышу. 2 сәгатьлек юлыбыз сизелми дә үтеп китте. Һәм, ниһаять, Җирекле авылына килеп тә җиттек.
Әлеге авыл башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый шикелле. Ләкин безне Җирекле авылында урнашкан һәм 40 елдан артык үз эшен башкаручы халык иҗаты һәм сәнгате музее кызыксындырды. Безне ипле генә итеп башына түбәтәй кигән музей хуҗасы, оештыручы һәм җитәкче Мидхәт Гариф улы Газыймов каршы алды. Барлык авылдашлары аны яратып «Музей бабай» дип атап йөртүләре турында да белдек. Мидхәт Гарифович мәктәптә эшләү дәверендә укучылар өчен авыл тарихы буенча фәнни-тикшеренү эше оештырган һәм музей ачып җибәргән. Күп кенә тәҗрибә туплап, аның тырышлыгы белән музейга яңа сулыш бирәләр, аның бинасы исә баштан җирле хакимият бинасында урнаша, соңрак исә музей өчен аерым йорт төзелә. Музейдагы экспонатларны күбебезнең күргәне дә бар, монда әби-бабаларыбыздан калган төрле йорт җиһазлары, киемнәр һәм башка көнкүреш кирәк-яраклары урнаштырылган. Мидхәт Гарифович безгә барысын да шундый яратып сөйләде, без хәтта әби-бабаларыбыз яшәгән вакытларга кайтып килгән шикелле булдык. Районының мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләр Мидхәт абый җитәкләгән музейда бары тик 3 кеше генә эшләвенә хәйран калды. «Музей бабай»ның төп максаты - үсеп килүче буынга үткәнебезне, тарихыбызны өйрәтү. Әлеге сәяхәтебездән барыбыз да бик канәгать калдык һәм алга таба да мондый очрашуларыбыз соңгы булмас дип ышанабыз.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният

2
X