Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мусабай-Заводта Казан кунаклары

Шушы көннәрдә мәртәбәле Казан кунаклары, киң кырлы талант ияләре – эшмәкәр, язучы, шагыйрә Равилә Шәйдуллина-Мурат, режиссер Нурания Җамали, «Күчтәнәч» тапшыруыннан «Дәү әни» Әлфинур Хисами, актер, продюсер Миләүшә Сәлахетдиновалар Мусабай-Завод авыл җирлегендә булып, сәнгать сөючеләр белән очраштылар. Бу җылы мохитта узган очрашуны авылыбызның горурлыгы, чын күңеленнән авыл тормышы белән яшәүче Илмир Ямалов оештырды. Кунакларны мәдәният йорты фойесында, гадәттәгечә, чәк-чәк белән каршы алдык. 

Кичәбезне Мусабай-Завод авылы гимны белән башлап җибәрдек. Мәктәпнең татар теле укытучысы Лилия Вилданова кунакларны җирлегебезнең асыл егетләре, мәдәният, сәнгать, спорт өлкәсендә биек үрләр яулаган якташларыбыз – Яр Чаллы драма театры артисты Инсаф Фәхретдинов, «Риваять» этнотөркеме солисты, сүз остасы Илмир Ямалов, артист, «Манзара» тапшыруын алып баручы Алмаз Гәрәев, көрәшче Айрат Гыйлаевлар белән таныштырды. Олы кунакларыбыз укытучының презентация белән үрелеп барган чыгышын кызыксынып тыңладылар. 
Кичәне дәвам итеп, мәктәп укучылары Миләүшә Хәкимова белән Айдар Хөсәенов курай моңнарын ирештерделәр, укучылар Равилә Шәйдуллинаның балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Дулкынланып, шигырьнең сүзләрен онытып җибәргән баланы, мин үзем дә кеше алдына чыксам, сүзләремне онытам, бик дулкынлана идем, үскәч зур кеше булырсың әле, дип тынычландырды Равилә ханым. Чыгыш ясаган һәрбер балага ул үзенең бик матур эчтәлектәге шигырьләре тупланган китапларын бүләк итте. 
Сүзне, язучының әсәрләренә бәйләп, авыл китапханәчесе Гөлшат Салихова дәвам итте. «Равилә ханым, сез язу белән генә түгел, китапларымның укучысы да булырга тиеш дип әйттегез. Шунысы сөендерә– китапханәләрдә укучылар саны арта, кеше китапка тартыла. Сезнең «Ялантауга ай кунган» дип исемләнгән китабыгызның да укучылар кулыннан төшкәне юк,« диде ул. Шигъри җанлы шәхес Равилә Шәйдуллинаның ике телдә басылган «Сихәтләнү« («Исцеление») дип исемләнгән шигырьләр җыентыгы белән дә алдан танышып, үз фикерләрен җиткерделәр китап, шигърият сөюче укучыларыбыз. 
Кичәдә Равилә Шәйдуллинаның әсәрләреннән һәм аның турындагы мәкаләләрдән торган «Мин киңлек һәм биеклек яратам» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Авылыбызга күптән түгел килеп төпләнеп, үзен кул эшләре остасы буларак таныткан Алсу апа Габделхакованың иҗат эшләрен дә дә кунакларыбыз кызыксынып, сокланып карадылар.
Залда утырган тамашачыны очрашуның иң дулкынландыргыч өлеше алда көткән булып чыкты. Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Нурания Җамали язучының «Үксезләр» әсәре буенча төшерелгән шундый ук исемдәге фильмы белән барыбызны таң калдырды, фильмның башыннан ахырына кадәр экрандагы тормыш белән яшәтте. Ятимә кыз Айзадәнең язмышы беркемне дә битараф калдырмады, олысы-кечесе күз яшьләрен тыя алмыйча, елап утырды. Җиде яшьлек кыз баланы кыерсыткан үги әнигә нәфрәтләнеп, әтисенең хатыны сүзеннән үтә алмыйча кызын кыерсытуыннан чарасызланып, күрше Хәят апаның Айзадә тормышында очравына куанып һәм бердәнбер тугры дусты-Аппагы булуына сөенеп утырды тамашачы. Тормышка, кеше язмышларына нигезләнеп эшләнгән әлеге фильм тәмамлангач, экрандагы тормыш белән әсирләнгән тамашачы кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде, ә кунакларыбыз исә китап, сәнгать сөючеләр белән бик теләп аралаштылар, аларның сорауларына җавапларын ирештерделәр. Айзадәнең бөтен фаҗигасен йөрәге аша уздырып, уйнавы белән таң калдырган, кечкенә булуына да карамастан, йөрәкләргә үтеп керерлек, елатырлык итеп оста уйнаучы кыз бала Таңсылу Хәсәнова Нурания Җамали алып бара торган театр студиясендә шөгыльләнә икән. Рольләрдә бөтен балаларның «дәү әнисе», Татарстанның атказанган артисты Әлфинур Хисамины, Миләүшә Сәлахетдинованы күрү аеруча күңелле булды. Милли кино сәнгатендә җиң сызганып хезмәт иткән Нурания Җамали төшергән фильмда үзенә тәкъдим ителгән рольгә бик теләп ризалашуын әйтеп үтте Әлфинур ханым. Ә актриса Миләүшә Сәләхетдинова исә фильмда гына булса да табиб булу бәхетенә ирешкән икән. Чөнки аның балачактан бирле күңелендә, үскәч табиб булам, дип йөрткән хыялы тормышка ашкан. 
Менә шундый онытылмаслык, күңелләрне рухи яктан баетучы очрашу узды Мусабай-Завод авылында. Авыл җирлеге башлыгы Фәридә Әгъләҗева: «Сезнең кебек талантлы шәхесләр белән үзебезнең җирлектә очрашу безнең өчен зур мәртәбә», дип билгеләп үтте, килгән кунакларга, җирлек депутаты, тынгысыз йөрәкле егет Илмир Ямаловка иҗат уңышлары теләде. 
Чарада катнашкан район мәдәният һәм ял үзәге директоры Флүрә Әзһәр кызы Шәрипова кунакларга тагын бер кат зур рәхмәтләрен җиткерде, аларга яңа әсәрләр, гаҗәеп фильмнар, матур рольләр иҗат итүдә уңышлар теләде. Очрашу истәлеге итеп, бүләкләр, чәчәк бәйләмнәре тапшырды. 
Әлеге очрашу, гомумән, матур, истә калырлык мизгелләргә бай булды. Без авыл халкы исеменнән үзебезнең җирлектә олы шәхесләр белән очраштырган, аларның иҗаты белән безгә якыннан танышу мөмкинлеге биргәне өчен Илмир Ямаловка рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Аңа да иҗат уңышлары, яңадан-яңа идеяләренең тормышка ашуын телибез, яңалыкка, алга омтылып яшәү өчен юлында зур мөмкинлекләр ачылуын теләп калабыз. 

Гөлшат Салихова, 
Мусабай-Завод авылы китапханә мөдире. 

Фото Гөлшат Салихова тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев