Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Моңнар кайтсын авылга

Тукай районы Югары Байлар авыл клубында зур концерт булып узды. Анда җырга– моңга бай авылыбыз үзешчәннәре чыгыш ясады.

Концерт ике өлештән торды. Беренче өлеше туган җиргә, туган җир туфрагына, туган җирдән китүчеләргә, кире әйләнеп кайтучыларга, чит җир туфрагында башларын салганнарга, аларның туган җир туфрагында бөреләнгән изге хисләренә, якты өмет теләкләренә, икенче өлеше җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше – газиз әниләргә багышланды.
Туган ил, туган җир, туган тел. Кешене кеше, халыкны милләт иткән иң изге төшенчәләр шулар бит. Адәм баласы бәхет эзләп, яхшы тормышка өметләнеп, читкә чыгып китә. Нигъмәт, ләззәт тулы, мул ризыклы илләрдә яши, бәхетемне таптым дип ышана, әмма кайсыдыр бер мизгелдә җанындагы бар күзәнәкләрне тетрәндереп еракларда калган газиз әнкәсе, әткәсе, туган нигезе, челтерәп аккан чишмә сулары сагындыра. Шулчак күңелләргә мөлдерәп яшь тула. Эх, туган нигезгә тагын бер генә аяк басарга иде дип йөрәк сыкрап куя. 
Җир йөзендәге иң кадерле, иң изге кеше ул әни. Әни, әнкәй…Өч хәрефтән торган бу сүздә күпме наз, җылылык һәм күңел тойгысы! Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Бу якты дөньяга килгәч тә безне, йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, еласак, жыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч – дәрт бирүче, гомер буена кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашучы, тормышыбызнын бизәге, таянычы, акыллы уй – фикерләре белән тормыш дигән олы юлдан алып баручы ул.Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез.
Әни... Аның күзләре шундый мөлаем һәм ягымлы. Әйтерсең, бөтен дөньяның акылын һәм сабырлыгын җыйган диңгез! Ә әнкәйнең куллары иң-иң җылы, иң-иң кадерле куллардыр, мөгаен.Шул ягымлы куллар сиңа кагылуга, бөтен кайгыларың югала. Ә ,,балам» дип аркаңнан сыйпаса, сиңа гүя очар канатлар үсә. Ә сүзләре... сүзләре шундый татлы, туң йөрәкләрне эретерлек җылы.Ә авырсаң... авырсаң, төннәр буе күз йоммыйча, яныңнан да китми инде ул! Бары әнкәйләр йөрәге генә шулкадәр түземле, шәфкатьле.
Нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, җитмәс төсле. Әниләребез, сезгә саулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез тыныч тормыш, озын гомер телибез.
Авылыбыз үзешчәннәре туган якка һәм әниләргә булган мәхәббәтләрен халыкка җыр-бию аша бүләк иттеләр. Хөснетдинова Насиха «Әйләнеп авылга кайт әле», Хаҗиев Фәрит – «Сүреләсе хисләр инде сүрелгән», «Күңелдә язлар әле», Салахова Регина – «Иң якын кешем син», «Су буеннан әнкәй кайтып килә», Фассахова Мәрьям – «Борай» көйләре, Фассахов Рамил – «Әнием куллары», Зарипова Венера – «Яле, иркәм», «Ашхабад», Кашапова Рәмзия – «Гомерегез булсын бәхетле» җырларын йөрәк түренә үтеп керерлек итеп башкардылар. Зарипов Нияз гитарада уйнап жырлады, Садреева Ралина башкаруындагы «Әбием-Әнием», Хаматзянова Иделиянең «Рәхмәт әнием» җырлары, Әхметшина Ләйсән башкаруында татар рус халык биюләре, иң оста баянчыларыбыз Кашапов Ринат, Гыльфанов Рәсим һәм Галимарданов Равил башкаруындагы моңлы көйләр халкыбыз куңеленә хуш килде. 
Әлеге бәйрәмне оештыруга клуб мөдире Әлфия Файзелхак кызы Дульфанурова, китапханә мөдире Гөлсинә Роберт кызы Хаҗиева зур тырышлык куйганнар. Бәйрәмне Венера Марс кызы Зарипова алып барды, аннан башка бернинди бәйрәм дә, кичә дә узмый. Әлфия белән Гөлсинә һәм Венера булганда авылыбыз гөрләп тора, чәчәк ата. Барысы өчен дә зур рәхмәт аларга.

Алсу Хаматова.
Югары Байлар авылы.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев