Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Моңлы тамчы» балаларны бар республикадан җыйды

«Балкыш» фестиваленнән соң икенче көнне үк «Энергетик» мәдәният сараенда «Моңлы тамчы - 2016» республика балалар фольклор фестивале узды. Фестивальгә Түбән Кама шәһәреннән, Алексеевск, Бөгелмә, Чүпрәле, Кукмара, Мамадыш, Арча, Менделеевск, Чистай, Әгерҗе, Балтач, Яшел Үзән, Балык Бистәсе, Саба районнарыннан балалар фольклор иҗат төркемнәре килде.

Үз районнарында яшәүче халыкларның традицияләрен тәкъдим итүче 300дән артык баланы районыбыз бик кунакчыл каршы алды.

Фестивальне район башлыгы Васил Хаҗиев, килгән кунаклар - «Татарстан - яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте политсоветы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, Мәдәният министрлыгы каршындагы традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова ачып җибәрде. Алар фестивальдә катнашучыларга: «Республикабызда гасырлар дәвамында үзара дус-тату яшәүче халыкларның традицияләрен саклау, үсеп килүче буында үз милләтенә генә түгел, башкаларның да мәдәниятенә, теленә, гореф-гадәтләренә карата ихтирам уяту, фольклор коллективлары арасында иҗади тәҗрибә алышу, иҗади элемтәләрне ныгыту максатыннан оештырылган фестиваль соңгысы булмас дип ышанабыз. Шунысы сөенечле, республикабызда яшәүче 135 милләт халкы, аларның балалары үз телләрендә якыннары, дуслары белән аралаша, җырлый ала. Бу алга таба да шулай булыр дигән өметтә калабыз», - дип үзләренең теләкләрен җиткерделәр.

Фестиваль барышында татар, рус, мари, мордва, удмурт, чуваш милләтләреннән булган балалар җыр, бию, моң аша үз халкының йолаларын, уеннарын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. «Тэремшур кускылиос» удмурт коллективының, чуваш кардәшләребезнең «Уяв» бәйрәме, «Кна вел» коллективының тыпыр-тыпыр биюче мари кызлары-егетләренең чыгышлары искиткеч матур булды. Коллективларның берсеннән-берсе матур чыгышлары, милли костюмнарның бизәлеше күзләрне камаштырырлык иде. Чабаталы, ялтырап торган кәлүшле, хром итекле һәм лакланган ботинкалы биючеләр тамашачыларга борынгыбызның гүзәл үрнәкләрен бүләк иттеләр. Балалайка, гармун җырлады, курай моңланды - болар барысы да үткәннәрнең эзсез югалмавын күрсәтте.

Удмурт, мордва, чуваш телләрендә җырлаучы балаларның сүзләре безгә, татар тамашачысына, аңлашылмаса да, мәгънәсе бер - үзара тынычлык, дуслык, татулык хакында булуы сизелеп тора иде. Тамашачылар мордва уеннары, керәшеннәрнең - Питрау, удмуртларның - Тройсын уеннарыннан өзекләр, төрле халыкларның җыр-биюләрен яратып карадылар.

Фестиваль тәмамлангач та, катнашучылар аерылышырга ашыкмадылар - якты хатирәләр, яңа танышлар, сәхнәдә, фойеда фотога төшүләр, телефон һәм адрес алмашулар дәвам итте.

Әлеге фестиваль республикабызда төрле халыкларның тынычлыкта һәм дуслыкта бергәләшеп яшәүләренә инандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев