Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Мәләкәскә Нардуган килде

Мәләкәс авылы мәдәният йортында Нардуган бәйрәме узды.

Йоласына туры китереп, бәйрәмне «Питрау» керәшен халык фольклор коллективының яшүсмерләре һәм «Питрау-бәләкәч» ансамбле башлап җибәрде. Коллективның өлкән буыны кичке уен күренешен сәхнәләштерде, борынгы керәшен җырларын җырлады, тамашачылар белән «Йөзек кашы», «Бармаклы» уеннары уйнады. Яшьләр «Шәм агызу», «Итек ату» юрауларын тәкъдим иттеләр. Кунаклар арасында такмакчылар ярышы уздырылды. Кичә бик матур узды.

Людмила АДАМОВА, мәдәният йорты директоры.

Фото предоставлено Людмилой Адамовой.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев