Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Минем йортым – Татарстан» республикакүләм фестиваленең сайлап алу туры узды

23 октябрьдә, чәршәмбе көнне, Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында «Минем йортым - Татарстан» дип исемләнгән этник-мәдәни фестиваленең зона туры узды. Бу чарада безнең районның үзешчән коллективлары да катнашты.

«Минем йортым - Татарстан» дип исемләнгән республикакүләм этник-мәдәни фестивальнең максаты - Татарстанда яши торган төрле милләтләр арасындагы дуслыкны, бердәмлекне ныгыту, республикабызның күпмилләтле мәдәниятен саклап калу, аны популярлаштыру.
Сәхнәдә - Зәй районының фольклор коллективлары. Аларны түбәнкамалылар алмаштырды. Һәм, сәхнәне бизәп, районыбызның йөзек кашлары - фольклор коллективлары чыкты. Беренче булып, Калмаш авылының «Сәйлән» фольклор коллективы (җитәкчесе Ләйсән Кәрамова) чыгыш ясады. Алар татар халык җырларына тезмә башкарды. Аннары Круглое Поледан үзенең оныгы белән Зоя Хәлитова мари халык җырын башкарды. Аларның типтереп-типтереп биюләре, матур тавышлары бер кешене дә битараф калдырмагандыр. Җирәбә буенча сәхнәгә Күзкәй авылының районда гына түгел, республикада танылган «Әллүки» халык фольклор коллективы (Рәфис Хәсәнов) чыкты. Алар мәртәбәле жюри әгъзаларына «Кичке уен»нан өзек тәкъдим иттеләр. Ә Олы Шилнәнең «Росинка» рус халык жырлары ансамбле (Нина Беспалова) «Билбау» һәм «Самавыр» дигән җырларны алып килгән иде, аларны бик оста итеп башкардылар. Кече Шилнә авылының «Сударушка» халык фольклор ансамбле исә (Арби Велидов) фестивальгә шулай ук кич утыруның матур традиция икәнен күрсәтә алды. Әйтергә кирәк, барлык коллективларның да үзләренә килешеп тора торган сәхнә костюмнары бар иде. Матур тавышлары, үз-үзләрен иркен тотулары күренеп тора.
Жюри әгъзаларына килгәндә исә, зона турында катнашкан коллективларга Казан комиссиясе бәя бирде. Һәрбер хәрәкәткә, һәрбер чыгышка игътибар итеп, алар сәхнә осталарын инә күзеннән үткәреп утырдылар. Сайлап алу туры тәмамланганнан соң, жюри әгъзаларының фикере белән кызыксынып, мин Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт филармониясе директоры Хәлисә Исмәгыйлевага мөрәҗәгать иттем:
- Балалар да, олы яшьтәгеләр дә мине үзләренең әзерлекләре һәм профессиональ яктан камил булулары белән шаккатырды. Аларның үзешчәннәр генә булуларын искә алсаң, әзерлекләрен бик югары бәяләргә була. Бүген исә без профессиональ сәхнәгә чыгарып була торган, күп кенә коллективларны, ансамбльләрне күреп куандык, - диде ул.
Казан шәһәренең халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов белән озак кына сөйләшеп тордык. Ул да үзешчән коллективлар чыгышларының милләтләрнең гореф-гадәтләрен, йолаларын халыкка таратуда зур роль уйнауларын билгеләп үтте.
- Бүгенге зона туры - бишенчесе. Алар барлыгы җидәү булачак. Димәк алда әле без бик күп үзешчән коллективлар белән очрашачакбыз. Бәя чыгарганда бөтен нәрсәгә игътибар итәбез: артистның сәхнәдә үз-үзен тотышы, аның киеме, хәрәкәтләре, тавышы, интонациясе һәм башкалар. Безнең бүгенге көнгә бурычыбыз - Татарстаныбызда яшәп, иҗат итүче коллективларны ачыклау, аларны күпмилләтле республикабызга күрсәтү. Катнашырга теләүчеләр, әлбәттә, күп. Зона турларында гына да 1500 үзешчән катнашачак. Ә ноябрьдә уздырылачак гала-концертта нибары 300 кеше катнаша алачак. Республикабызда шундый иҗади, талантлы кешеләр булуы аеруча сөенечле. Димәк, безнең, милләтебезнең, төрле халыклар культурасының, мәдәниятенең киләчәге бар, - диде Ирек Илдусович.
«Минем йортым - Татарстан» дип исемләнгән республикакүләм фестивальнең гала-концерты 4 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге бәйрәме көнне, Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге Дәүләт драма театрында уздырылачак. Анда исә зона турында җиңеп чыккан иң яхшы коллективлар чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният