Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Районда «Мәдәни көндәлек» проекты эшен башлады

Туган ягыбызның тарихи-мәдәни урыннары һәм чаралары белән танышу максатыннан Татарстан Республикасында беренче сыйныф укучылары өчен «Мәдәни көндәлек» дип аталган проект эшли башлады. Балаларга, әти-әниләргә әлеге көндәлек белән эшләү өчен авыл китапханәләре ярдәм итә. Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында 12 ноябрь көнне барлык авыл китапханәләрендә беренче сыйныф укучылары өчен төрле мәдәни...

Туган ягыбызның тарихи-мәдәни урыннары һәм чаралары белән танышу максатыннан Татарстан Республикасында беренче сыйныф укучылары өчен «Мәдәни көндәлек» дип аталган проект эшли башлады. Балаларга, әти-әниләргә әлеге көндәлек белән эшләү өчен авыл китапханәләре ярдәм итә.

Әлеге проектны гамәлгә ашыру кысаларында 12 ноябрь көнне барлык авыл китапханәләрендә беренче сыйныф укучылары өчен төрле мәдәни чаралар, мәдәният дәресләре үтте. Мәсәлән, Яңа посёлогы китапханәсендә «И Казан, җырлы Казан, моңлы Казан» исеме астында балалар өчен тематик иртә узды. Китапханә мөдире Казан шәһәренең истәлекле урыннары белән таныштырды, башкалабызга багышланган презентация күрсәтелде. Әкият геройлары - «Казан шәһәре гербындагы аҗдаһаның туганы» Аждаһа (сәнгать җитәкчесе Нурия Абдуллина) һәм Шүрәле (мәдәният йорты директоры Әхсәнова Сәрия) балаларга мәдәни көндәлек һәм татлы күчтәнәч алып килгәннәр иде. Бәтке авылы китапханәчеләре дә чараны театрлаштырылган формада оештырдылар. Анда «Мәдәни көндәлек»не А.Н.Толстой герое Буратино (китапханәче Татьяна Романова) өләшсә, Кече Шилнә авыл китапханәсендә «Библиошка-книговёнок» тапшырды.
Һәр китапханә чараны үзенчә матур һәм кызыклы итеп оештырды. Китапханә белән танышуда, төрле әкият геройлары белән очрашуларда, шигырь сөйләү ярышларында, табышмаклар әйтешүдә, яраткан әкият геройларына рәсем конкурсларында, «Мин китап яратам» викториналарында балалар бик теләп катнашты.
Хәзер инде алда укучыларның һәм әти-әниләрнең максаты - уку елы дәвамында башкалабызның, шәһәребезнең тарихи урыннарында, музей һәм театрларында, китапханәләрендә булып, күренекле язучылар иҗаты белән танышып, матур эчтәлекле китаплар укып, конкурсларда катнашып, көндәлекне пөхтә итеп алып бару, дип хәбәр итә үзәк китапханәләр челтәре директоры урынбасары Ләйсән Хәертдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев