Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Кырымга сәяхәтебез бу юлы да уңышлы булды

«Менә тагын безгә бәхет елмайды!» – дип сөендек без Нәзир белән бергә тагын «Кырым – яңа биеклектә» («Крым – другое измерение») халыкара конкурс-фестиваленә чакыру алгач. Бу бәйге кояшлы, гүзәл табигатьле Кырым Республикасында инде өченче елын үткәрелә һәм без, Гыймазетдиновлар гаиләсе, шушы мәртәбәле чарада катнашуыбызга чиксез шат һәм бәхетле.

23 июльдән 3 августка кадәр барган конкурска катнашучылар Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Италиядән, Молдавия, Белоруссия, хәтта Индонезиядән килгән иделәр. Татарстаннан безнең белән бергә һөнәри җырчы Гөлназ Солтанова һәм «Евровидение-2017» балалар конкурсының сайлап алу турында катнашкан Казан кызы Полина Кузина да катнашты. 
Фестиваль кысаларында атна буе дәвам иткән концертлар һәрберсенең күңелендә иң якты истәлекләр калдырды. Шунысы аерата күңелле булды: ял итүчеләр арасында безнең Татарстаннан да якташларыбыз бар иде, алар без чыгыш ясаганда, аягүрә басып, татар телендә «Афәрин, Татарстан!» дип алкышладылар.
Халыкара конкурсның жюри 
составы да мәртәбәле һәм дәрәҗәле сәнгать эшлеклеләреннән тора иде: Кырым Республикасы мәдәният министры урынбасары, профессор-культоролог Исмет Заатов, ЮНЕСКО Федерациясе секретаре Евгения Урсу (Молдавия Республикасы), хореграф, Үзәк телевидениедә үткәрелгән «Танцы» проекты җиңүчесе Дмитрий Жаворонков һәм Татарстаннан композитор, Казан консерваториясе укытучысы Лилия Таһирова һәр катнашучыга дөрес бәя биреп бардылар. 
Быелгы конкурс-фестиваль-
дә Нәзир Гыймазетдинов «Автор башкаруындагы җыр» номинациясендә, Зәйтүнә Гайнуллина сүзләренә иҗат иткән «Күзләреңә карыйм» җыры белән чыгыш ясап, беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды, ә мин «Театраль иҗат» номинациясендә үзем иҗат иткән «Татар әбисенең диңгезгә сәяхәте» миниатюрасы белән чыгыш ясап, шулай ук беренче дәрәҗә лауреат исемен алдым.
Ә бүген инде без өйдә, туган районыбызда, туган авылыбызда. Чит җирләрдә күңелле, ләкин кайда гына йөрмик, кемнәр белән генә очрашмыйк, үз туган төбәгебез, үз сукмагыбыз, үз чишмәбезнең тешләрне камаштырырлык салкын, саф суларын бернигә дә алыштырып булмыйдыр ул. Газиз туган җиребез чишмәләренең саф, шифалы суларын эчеп, туып-үскән җиребезнең кадерен белеп яшәргә язсын иде барыбызга да. Кайда гына булсак та, үзебезнең матур табигатебезгә җитми инде, дигән уйлар, яңа идеяләр, уй-хыяллар белән үз эшебезне дәвам итәргә керештек, дип Кырымнан алып кайткан тәэсирләре белән уртаклаша Яңа Бүләк авылыннан Дилбәр Гыймазетдинова.

Фото Дилбәр Гыймазетдинова тарафыннан бирелде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев