Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Клублар – аралашу үзәге

Иске Абдул авыл җирлегендә "Шатлык" ветераннар һәм инвалидлар клубы утырышлары бик җанлы үтә.

Бәйрәмнәрне матур үткәрәләр, юбилярларны җылы итеп котлыйлар, бергәләп дару үләннәре җыялар, зиратларны чистарту, коймаларын буяу, чишмәләрне һәм һәйкәлләрне карап тору кебек эшләр оештырыла. Шунысы мөһим: өлкәннәр һәртөрле чарада башлап йөриләр. Җиңү көне, егетләрне армиягә озату, әфганчылар белән очрашулар, "Гиндикуш" музеена экскурсияләр аеруча тәэсирле була. "Шатлык" клубы әгъзалары районыбызның төрле авылларында яшәүче ветераннар һәм инвалидлар белән күңелле очрашулар үткәрәләр. Алар Теләнче Тамак, Күзкәй, Боерган, Күперле өлкәннәре белән очрашып, концертлар оештырдылар, Теләнче Тамак картлар йортында яшәүчеләр белән аралашып, үзләренең җыр-биюгә сәләтле икәнлекләрен күрсәтеп кайттылар. Урындагы инвалидларның тормыш хәле, яшәеше белән хуҗалык һәм җирлек җитәкчеләренең даими кызыксынып торуы оешма эшенә уңай йогынты ясый. Бу яктан Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинны гел мактап искә алалар.

Шулай ук Мус. Завод, Борды, Иштирәк, Кнәз, Күзкәй, Калмия, Комсомолец, Кече Шилнә, Иске Дөреш башлангыч оешмаларын билгеләп үтәсем килә. Оешма җитәкчеләренең тынгысызлыгы белән ветераннар һәм инвалидлар клублары утырышлары кышкы көннәрдә җанлы әңгәмә, мавыктыргыч ял һәм аралашу үзәкләренә әверелеп бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев