Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Китаптан аерылмыйк

Күптән түгел Лаеш районы мәдәният йортында # Әдәбимарафон онлайн проекты җиңүчеләрен котлау тантанасы булды. Искә төшереп үтәбез, әлеге марафон быел 1-21 гыйнвар көннәрендә ВКонтакте социаль челтәрендә алтынчы мәртәбә үткәрелде. Проектның максаты татар халкында һәм татар телен белгән һәр кешедә даими рәвештә татарча әдәби әсәрләр, китаплар һәм журналлар укуны формалаштыру, шул рәвешле татар телен һәм әдәбиятын саклауга һәм үстерүгә йогынты ясау иде. 

Без Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре дә бу марафонда бик теләп катнаштык. Марафон дәвамында үзебезнең күңелләргә ошаган китаплардан китап укучыларны да җәлеп итәрлек өзекләр урнаштырып бардык. 21 көн буена татар язучыларының иҗатлары белән районыбыз халкын таныштырдык, үзебез дә рухи яктан баедык. Район үзәк китапханәсе, Иштирәк, Боерган, Иске Дөреш, Мусабай Завод, Биклән, Яңа поселогы, Новотроицкое, «Татарстан» совхозы поселогы, Калмия, Яңа Бүләк, Иске Җирекле, Мерәс, Иске Абдул, Теләнче Тамак, Түбән Суыксу, Мәләкәс китапханәләре аеруча актив булдылар. Безнең белән бергә райондашыбыз, Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Тукай районы гимны авторы Рәзинә Сәетгәрәева да эшләде.
Лаешта узган тантанага Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасында эшләүче 17 китапханәче, 2 китап укучы һәм шагыйрәбез Рәзинә Сәетгәрәева барды. Анда һәммәбезгә дә бүләкләр – дипломнар тапшырдылар. Республикабызның мәртәбәле язучылары Рабит Батулла, Газинур Морат, Галимҗан Гыйльманов, Марат Кәбиров, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Галләмовалар белән очрашып сөйләшү бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.
Татар китапханәләре һәм халкыбызның зыялы шәхесләре милләттәшләребез арасында гына түгел, башка кайбер төрки халыклар арасында да татар әдәбияты үрнәкләрен таратуга үзләреннән зур өлеш кертәләр дип саныйм. Чөнки барыбыз да беләбез, гасырлар дәвамында татар кешесе китаптан аерылмаган һәм гыйлемгә омтылышын югалтмаган. Язмыш җилләре газиз Ватаныннан, туган җирләреннән читтә йөрткәндә дә ул китапка үрелгән. Чөнки илдән читтә вакытта китап аның иң якын киңәшчесе дә, сердәше дә, юанычы да, күңел шифасы да булган.
Барыбызны да бергә җыйнаган, очрашуга бару өчен автобус мәсьәләсен хәл иткән, һәрбарчабыз турында аналарча кайгырткан китапханә директоры Ләйсән Йосыповага чын күңелебездән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Мондый әдәби марафоннарда киләчәктә дә катнашырбыз, татар китабын укучыларыбызның саны артыр дип ышанабыз.

Флүзә СӘЛИМОВА.
Боерган авылы.

Фото район үзәк китапханәләр челтәреннән бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев