Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Казаклар китапханәсендә җырчы Флера Сөлаймановага багышланган кичә үтте

Район китапханәләрендә тематик музыкаль кичәләр, үз җирлегебездә иҗат итүче язучылар белән очрашулар дәвам итә. Чираттагы шундый очрашуларның берсе - «Җырга багышланган гомер» дип аталган кичә җырчы Флера Сөләйманованың юбилее уңаеннан Казаклар авылы клубында үтте.

Кичәне шигъри юллар белән Алсу Гарипова ачып җибәрде. Ул Татарстан Республикасының атказанган артисты Флера Сөләйманованың кыскача тормыш юлы турында сөйләп китте. Гасырлар буе халкыбыз күңеленә җыелган моң-зарны, сагыш-кайгыны, үкенү-югалтуларны үз күңеленә сыйдыра алсын бу бала дип күрәсең, язмыш Флера Сөләймановадан исәп-хәсрәтләрне кызганмый. Сугыштан әтиләренең үлем хәбәре килә, озак та үтми биш баланы тома ятим калдырып, әниләре Кәримә апа да гүр иясе була. Бу вакытта Флера апага 4 яшь, сеңлесе Фәниягә 2 яшь була. Сынатмыйлар алар. Үсәләр, буй җитәләр, ныгыйлар. Туган авылында IX сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанга килеп киез итек фабрикасына эшкә урнаша. Шулай итеп, Флера апа мөстәкыйль тормышка аяк баса. Ул үҗәт һәм тырыш була, укуын кичке мәктәптә дәвам итә. Ләкин аңа җыр-моң тынгы бирми, кызның күңеле ташый.
Ниһаять, ул 1950 ел урталарында М. Горький исемендәге клубка килә һәм шунда С. Садыйкова җитәкләгән хорда җырлый башлый. Сара Садыйкова янәшәсенә эләгүе, мөгаен, кызның алдагы сәхнә тормышында хәлиткеч роль уйнагандыр да, чөнки үзе дә моң белән сугарылган бу шәхес кызның матур, моңлы тавышын, башкару мөмкинлекләрен бик тиз күреп-сизеп ала, аңа табигатьтән бирелгән талантын камилләштерергә һәм чарларга булыша.
Флера апа тиздән халык өчен җырлый башлый. Һәр җыры, һәр чыгышы аның иҗатына, тавышына, үзен сәхнәдә тотышына, гадилегенә, ихласлыгына гашыйк булган татар җанлы һәр тамашачыга ләззәт алып килә. Моңга, җырга, күңелләрне җылытучы сүзләргә сусаган авыл халкы Флера Сөләйманованың тормышы белән танышты. Авыл үзешчәннәре Һәдия Зарипова («Ядкәр»), Наилә Зарифуллина («Бөрлегәнем - бер генәм»), Илдус Фәйзуллин («Әниемә», «Кыр казлары киткәндә») аның репертуарындагы җырларны башкардылар. Шулай ук тамашачылар Флера Сөләйманованың пластинкадан яңгыраган җырларын тыңлап, балачак, яшьлек хатирәләрен яңартып, гомер йомгакларын сүтә-сүтә җырлап та, елап та алдылар. Кичә бик матур, бер сулышта үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният