Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Картларның күңелләрен күрделәр

Тукай районының картлар һәм инвалидлар интернат-йортында күңелле бәйрәм узды. Картлар өчен җыр-бию, уен-көлке оештырылган иде. Бәйрәмне картлар йорты директоры Фәйрүзә Муллина ачып җибәрде. Ул өлкәннәргә сәламәтлек, күңел көрлеге, рух ныклыгы теләде. Бәйрәмгә килгән кунаклар - район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Гөлфидә Гыйниятуллина да...

Бәйрәмгә әзерләнгән концерт программасында да өлкәннәр бик теләп катнашты: үзешчән артистларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә, гомумән, рәхәтләнеп ял иттеләр. Моннан тыш, мәйданчыкта төрледән-төрле кызыклы уеннар да оештырылган иде. Аркан, таяк тартышу, йомырка кабып йөгерү, бүләк кисү бәйгеләре, вакытка бәрәңге җыю конкурслары да картлар күңеленә хуш килде. Әзерләнгән бүләкләргә дә өлкәннәр бик сөенделәр. Әлеге күңелле бәйрәмне оештыруда матди ярдәм күрсәткән «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамовка, Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинга өлкәннәр чиксез рәхмәтле. Изгелекләре, игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Интернатта яшәүче картлар бу бәйрәмне бик озак искә алып сөйләячәк, киләсе елга да мондый бәйрәмне түземсезләнеп көтәчәк, дип хәбәр итте район картлар һәм инвалидлар интернат-йортының социаль эшләр буенча белгече Альбина Камалова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм