Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Каләм тибрәтүчеләр сафы арта

Һәр яз саен Тукай безгә кайта. Һәр мәктәптә, мәдәният учакларында аның алтын әдәби мирасына багышланган чаралар үткәрелә. Тукай көннәрендә «Якты юл» газетасы редакциясе каршында эшли торган «Каурый каләм» әдәби түгәрәгенең чираттагы утырышы да бөек шагыйрь иҗатына багышлап үткәрелде.

Бу юлы безгә кунакка язучы Рәшит Бәшәр, районның өлкән яшьтәге хәбәрчеләре, каләм тибрәтүчеләре һәм Түбән Суыксу урта мәктәбе укучылары килде. Апрель ае татар җанлы һәр кеше өчен - Тукайлы, шигъриятле ай. «Яшь үрентеләр» әдәби түгәрәгеннән килгән бу балаларның шигъри дөньяны танулары - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Затия Шакирова тырышлыгы. Балалар бәйрәмчә киенеп тә килгәннәр. Кызлар ап-ак алъяпкычлар, егетләр костюм-чалбарлардан килгән, муеннарында җөмһүриятебез аләмен чагылдырган өч төстәге галстуклар.
Түгәрәк өстәл артындагы бу очрашу балалар өчен дә, зурлар өчен дә бик кызыклы, мавыктыргыч үтте. Түгәрәккә балалар язучысы Рәшит Бәшәрнең килүе укучылар өчен аеруча зур сөенеч булды. Алар Рәшит абыйлары сөйләгәнне йотлыгып-йотлыгып тыңлап утырдылар, соңыннан үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Әлбәттә, без, зурлар, балаларның уй-ниятләре, киләчәккә планнары белән кызыксындык. Кемнәр буласыз дигән сорауга кызыклы гына җаваплар алдык. Иң куандырганы шул булды: барысының да ниятләре укып кеше булу. Киләчәктә сайларга ниятләгән һөнәрләре арасында табиб та, футболист та, юрист та, укытучы да, менеджерлар да бар. Күчтәнәчкә укучылар үзләре язган матур-матур шигырьләр дә алып килгәннәр. Берсен-берсе уздырып, сәнгатьле итеп шигырьләр дә сөйләделәр алар.
- Шигырьләрегез мәгънәле, өметле, - диде Рәшит абыйлары, нәни дусларын үсендереп.
Рәшит абыйның: «Һәр шагыйрьнең үз дөньясы бар: ул могҗизалар илендә яши. Язучы кешенең күңелен укый белергә тиеш», - дигән киңәшләрен дә онытмаслар балалар.
Кызыклы әңгәмә корып, балалар белән сөйләшеп утырып вакытның үтүен сизми дә калганбыз. Очрашуыбыз ахырында олуг язучы белән истәлеккә фотога да төштек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев