Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Изге Болгарга сәяхәт кылдык

Барлык кешенең дә хаҗга барырга мөмкинчелеге булмый. Ә бит республика территориясендә дә изге урыннар да җитәрлек. Безгә дә Корбан гаете бәйрәменә каршы изге җиребез – Болгарга «хаҗ» кылырга насыйп булды. 

Әлеге сәяхәт районыбызның ветераннар һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Сәетҗанович Зарипов, иганәчеләр – «Биклән » җитештерү кооперативы һәм «Ярыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җитәкчеләре ярдәме белән оештырылды. Авыл җирлекләреннән ветераннар һәм инвалидлар оешмалары җитәкчеләре, ревизия комиссиясе вәкилләре, район инвалидлар оешмасы президиумы әгзалары – барлыгы 41 кеше катнашты. Барысы да мөселманча киенгән: ирләр матур итеп чигелгән түбәтәйләрдән, хатын-кызлар берсеннән-берсе матур калфаклардан иде. Урынга барып җитүгә, безне бик мөлаем экскурсовод каршы алды. 3 сәгать дәвамында изге җирнең серләре белән таныштырды. Андагы музейларның матурлыгына, экспонатларның шулкадәр күп булуына шаккатып кайттык. Мәчетләре күзнең хозурлыгын алырлык. Ул 500 килограммлы зур Коръән китабын күргәннән алган тәэсирләрне аңлатып бетерерлек түгел. 
Юлда барганда-кайтканда гармун моңы тынып тормады. Гармунчыбыз – Бикләннең Фәйзулла Туишев исемендәге республикакүләм гармунчылар бәйгесе лауреаты Рәшит Тимергалин һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп гармунда өздерде. Аңа кушылып җыр китабының барлык җырлары да җырланып беткәндер. 
Безнең хисләребез Хаҗга барып кайтканнан ким булмады. Шушы бәйрәмне оештырган, автобус биргән җитәкчеләргә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. 

Азия Фазуллина, 
Биклән ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе.

Фото автордан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев