Искиткеч шәп спектакль белән сөендерделәр
Шушы көннәрдә Кнәз авылы мәдәният йортында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары тарафыннан «Күрәсем килгән иде...» дип исемләнгән үтә дә эчтәлекле спектакль күрсәтелде.
Дәрәҗәле кунакларның Кнәз авыл җирлегенә килүләре авыл халкын сөендерде, чөнки әлеге вакыйга күптәннән көтелгән иде. Мәдәният йортына бу көнне авылның яше-карты, гомумән, драма һәм комедия театрына битараф булмаганнар җыелды.
Россия Федерациясенең атказанган артисткасы, Татарстан Республикасы халык артисткасы Исламия Мәхмүтова пьессасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль барлык тамашачыны таң калдырды.
- Күптәннән соклану белән катыш чын мәгънәсендә ләззәт хисләре кичергән юк иде, - дип тәэсирләре белән уртаклаштылар тамашачылар.
Спектакль ахырында авыл халкы артистларны алкышларга күмде. Залдан бертуктаусыз «Афәрин!» сүзләре яңгырады, - дип хәбәр итте Кнәз авылының мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев