Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илназ Сафиуллин качып кына өйләнгән?! (ФОТО)

- Илназ, хәлләрегез ничек? - Аллага шөкер! Казан буйлап эшләр майтарып йөрим әле. - Әтиегез "Инстаграм"га "Улларым һәм кызларым" дип язып, фотосурәт элгән. "Кызлар"ы никах күлмәгендә... Әллә, тамашачылардан качып, безгә әйтми генә, өйләндегез? - Юк, энекәшнең никахы булды. Хәзер Илнарның үз гаиләсе. Киләчәктә гөрләтеп туйларын уздырырга язсын. - Энекәшегезгә юл...

- Илназ, хәлләрегез ничек?
- Аллага шөкер! Казан буйлап эшләр майтарып йөрим әле.

- Әтиегез "Инстаграм"га "Улларым һәм кызларым" дип язып, фотосурәт элгән. "Кызлар"ы никах күлмәгендә... Әллә, тамашачылардан качып, безгә әйтми генә, өйләндегез?
- Юк, энекәшнең никахы булды. Хәзер Илнарның үз гаиләсе. Киләчәктә гөрләтеп туйларын уздырырга язсын.



- Энекәшегезгә юл бирергә булдыгыз инде?
- Әйе. Миңа җайлырак булсын, дим. Аңа карап үрнәк алам, нәрсәгә дә булса өйрәнәм... Бүгенге көндә очрашып йөргән кызым бар. Киләчәккә планнарыбыз изге, алар турында әле сөйләп тормыйм.



- Өйләнгәч, җырчы ир-атның популярлыгы кими, диләр. Гөлназ Асаева белән Elvin Grey очрашуын белгәннән соң, Радикның фанаткалары 30 процентка кимегән, ди эстрада белгечләре. Шуннан курыкмыйсызмы?
- Әйе, сез әйткән сүзләрдә дөреслек бар. Әмма тамашачы сине чын күңеле белән ярата, иҗатыңа гашыйк икән, ул синең өчен сөенечәк кенә һәм һәрвакыт тугры булып калачак. Гаилә кору - ул бит начар күренеш түгел, тормыш кануннары буенча шулай тиеш. Мин үсәм икән, тамашачым да минем белән үсә. Ә инде гаилә, үз чиратында, иҗатны үстерергә тиеш. Бу - минем фикерем.

Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев