Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Илһам моңы – Яңа Бүләк җирендә

Яңа Бүләк авылында мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның музей йорты каршындагы мәйданчыкта "Халык моңы - Илһам" дип аталган республика халык иҗаты фестивале үтте. Инде традициягә кереп барган бу чарада якын-тирә районнардан килгән фольклор коллективлары тамашачыларга үз чыгышларын тәкъдим иттеләр. Район авылларында эшләп килүче коллективларның иҗатлары белән исә килгән кунаклар фестивальнең төп...

Узган ел, нигездә, тамашачылар алдында район фольклор коллективлары чыгыш ясаса, быел исә оештыручылар кунакларга өстенлек бирергә уйлаган. Дөрес, безнекеләр дә бер дә сынатып тормады анысы. Махсус мәйданчыкка түгәрәк ясап тезелеп баскан үзешчән артистларыбыз берсеннән-берсе уздырып үз номерын башкарды. Табигатьнең дә иң матур күлмәген кигән чагы, көне дә чалт иткән аяз, кояшлы. Шул фонда матур милли киемнәрдән басып торган фольклор коллективлары тагын да сөйкемлерәк күренә. Авылларда эшләп килүче фольклор ансамбльләре дигәндә, без, гадәттә, өлкән яшьтәге апа-абыйларыбызны күз алдына китерәбез. Өлкәннәребезнең гореф-гадәтләребезне онытырга ирек бирмичә, бар күңелләрен биреп, шундый коллективлар оештырып, катнашып йөрүләре - сокланырлык, хөрмәт итәрлек һәм үрнәк алырлык гамәл. Үзләре генә катнашып калмыйлар, яшь буында да милли моңнарыбызга карата мәхәббәт тәрбияли беләләр икән алар. Бүгенге фестиваль шуның ачык бер чагылышы булды. Чигүле камзулларын, читекләрен киеп чыгып баскан Бикләннең "Хәтфә" ансамбле яшьләре, Бордының "Борды" фольклор коллективына йөрүче малайлары һәм кызлары, Мәләкәснең "Питрау" ансамблендә чыгыш ясаучы укучы балалары, кунакларга "Бәби ашы" күренешен тәкъдим иткән Иштирәкнең "Яшьлек" коллективы - барысы да күңелдә соклану тудыра. Җырлар ярминкәсендә шулай ук Калмашның "Өмет" ветераннар клубы, Күзкәйнең "Әллүки", Иске Абдулның "Асылъяр", Түбән Суыксуның "Яшь йөрәкләр" фольклор ансамбльләре дә бар иде. Болары - нигездә, өлкәннәрдән торган коллективлар. Үзешчәннәрнең һәрберсе, сәхнәләрдә чыгыш ясый-ясый, тәмам чарланып беткәннәр, чын артистлар диярсең. Район хакимиятеннән килгән кунакларны да парлы биюдә әйләндерделәр генә. Берәр сәгатьләп әнә шулай фестивальгә килүчеләрнең күңелен ачтылар район үзешчәннәре.

Чараның төп өлеше, әйткәнемчә, музей каршындагы мәйданда дәвам итте. Талгын гына Сарман көе агыла, алып баручылар шул көй астында фестиваль кунакларын сәламлиләр. Аннары Илһам аганың фонограммага яңгыраган "Идел буе каеннары"на ияреп сәхнә түренә үзләренең иҗат җимешләрен бүләк итеп алып килгән кунаклар чыга. Фестивальдә катнашучыларны котлап Яңа Бүләкнең үзешчән җырчысы Назир Гыймазетдинов үзешчән композитор Мәҗит Зәйнуллин сүзләренә һәм көенә "Яңа Бүләк" җырын башкара. Аннары котлау өчен сүз авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдиновка бирелә.

- Илһаметдин абый белән бәйле бу фестиваль безнең җиребездә инде өченче елын үткәрелә. Без бәхетле: Аллаһы Тәгалә безгә Илһам аганы биргән. Шуның белән бергә Яңа Бүләкне республикага, аннан читтәге төбәкләргә таныткан. Безнең һәр йортта җырлы халык яши. Милли моңнарыбызны бик яратабыз, шуңа да сезне һәр ел саен шулай зурлап кабул итәргә әзербез, - диде Мансур Сәхәбетдинович. Барлык килгән кунакларга рәхмәтен белдерде.

Район башлыгы Васил Хаҗиев бөек шагыйрь Габдулла Тукай исемен йөртү район өчен зур җаваплылык икәнен билгеләп үтте.

- Ләкин без бу исемне лаеклы рәвештә йөртәбез дип әйтә алам. Халыкның яшәү рәвеше, сәнәгать күрсәткечләребез дә горурланырлык. Мәдәният-сәнгать өлкәсендә дә районны таныткан шәхесләребез күп. Илһам ага Шакиров белән янәшә Зөһрә Сәхәбиева, Рәшит Гәрәй һәм башка исемнәр бар.

ТР Мәдәният министрлыгыннан килгән вәкил, композитор Риф Гатауллин үзенең "Хушлашырга ашыкма", "Ялгыз көймә" кебек беренче җырларын башкарып, аны халыкка таныткан Илһам агага авылдашлары алдында тагын бер кат ихтирамын белдерде. Милли моңнарны саклауга шундый саллы өлеш керткәннәре өчен яңабүләклеләргә рәхмәт әйтте.

Аннары сүз кунак булып килгән иҗат коллективларына бирелә. Беренче булып сәхнә түренә сарманлылар чыга. Районның мәдәният йорты каршында эшләүче "Асылъяр" ансамбле фестивальдәге һәркемне үз дөньясына бөтереп алып кереп китә. Тамашачы ансамбль составындагы кечкенә кызларга һәм малайларга, аларның артистлыкларына карап шакката. Азнакайдан килгән "Җанашым" фольклор төркеме бер-бер артлы татар халык җырларын сыздыра. Аннары алабугалылар чыга. "Ак каз" керәшен ансамбле бәйрәмгә дип махсус программа әзерләгән - "Гел генә дә бергә җыелып булмый, җырлашаек әле бүген кич" дип, Илһам Шакиров җырларыннан үрелгән "тәкыя" тәкъдим иттеләр алар. "Сөембикә" коллективын да тамашачы алкышлар белән каршылады һәм алкышлар белән озатты. Фестивальдә шулай ук Әлмәт шәһәреннән "Сәрбиназ" һәм "Яшь күңелләр" иҗат коллективлары чыгыш ясады. Кыскасы, һәр коллектив чарага ныклы әзерлек белән килгән, барысы да бик җитди караган иде.

Соңыннан район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова кунак булып килгән иҗат коллективларына һәм район фольклор ансамбльләренә рәхмәт хатлары, дипломнар тапшырды. Үзешчән композитор Мәҗит Зәйнуллин фестивальгә килгән халыкка табадан яңа төшкән китабын таратты. Ул көнне Яңа Бүләк җирендә булган һәркем күңеленә зур рухи азык алып, мондый мәдәни чараның киләсе елларда дәвам итүен теләп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фестиваль