Халык хәтерен китап саклый
Боерган авыл җирлегендә бер көнне ике зур вакыйга, хатирәләргә бай ике бәйрәм булды. Беренчесе - авыл китапханәсенең 70 еллыгын билгеләп үтү булса, икенчесе - су басу зонасына эләгеп, җир йөзеннән юкка чыккан Чебенле авылына багышланган «Хәтер көне» иде.
Китапханә бинасы зур түгел, шуңа күрә күп кешене сыйдыра алмый. Бирегә, башлыча, китап укырга хирыс һәм анда үткәрелә торган чараларда актив катнашучылар, тирә-күрше авыллардагы китапханәчеләр килгән иде. Керә-керүгә китапханәнең эчке мохитенә игътибар итәсең. Урын тар булса да, стеналарда, китап киштәләрендәге искиткеч бай мәгълүмат чараларына, бай эчтәлекле стендларга күз төшә. Бу әлеге белем йорты иясенең һөнәри осталыгы, эшен яратып башкаруы турында сөйли. Һәр агитация чарасы китап укучының күңелен җәлеп итү өчен эшләнгән. Китапханә мөдире Флүзә Сәлимова юкка гына 36 ел гомерен шушы игелекле һөнәргә багышламаган шул.
Ике бәйрәмне дә бер көндә уздыру бераз таркаулык тудырса да, һәр чара максатына иреште - авылга бәйрәмгә җыелган халык үз теләгәнен сайлады. Китапханәнең 70 еллыгы үзе бер зур вакыйга һәм аны әһәмиятенә туры китереп, зурлап уздырганда отышлырак булыр иде. Чыгыш ясаучыларны тыңлаганда, әлеге белем йортының, аның җитәкчесе Флүзә Сәлимованың авылдашларының рухи дөньясын үстерү өчен башкарган эшләренә, ул уздырган бай эчтәлекле, тәрбияви әһәмияте гаять зур булган чараларның исемнәрен генә атаганда да күңелдә соклану туа. Иң актив укучыларның һәм әдәби чараларны әзерләп үткәрүдә еш катнашучыларның берсе - Гөлфия Әһлиева алар турында бик матур әйтте.
- Китапханәче китап биреп кенә утыра диючеләр ялгышалар, бүген бу белем йорты кешеләрнең күңелен сугара, төрле чаралар аша дөньяга карашны формалаштыра, мастер-класслар үткәреп, балаларны төрле шөгыльгә тарта, өлкәннәр өчен дә ишекләре киң ачык - «Яран гөл» дигән шөгыль клубы эшли. Билгеле инде, милли шөгыльләр, уеннар аша китапка мәхәббәт тә тәрбияләнә. Мисал өчен, «Ана сөте», «Әниләр һәм бәбиләр», «Кулъяулык чигәм» дигән кичәләр уздырганда, ничек инде шигърият дөньясына мөрәҗәгать итмисең. Безнең күңел түрләренә үтеп керерлек шигырьләр иҗат итә торган Рәзинә Насыйбуллина, Зөләйха Закирова кебек үз шагыйрәләребез бар. Яки читкә таралган авылдашларны җыеп, «Туган җир туфрагы тарта» дигән очрашуга әзерләнгәндә Чебенле авылы улы Азат Хаҗиевның «Чебенле авылы тарихы татар язмышында» дигән китабын ничек кат-кат актармыйсың. Халык хәтерен чыннан да китап саклый бит, - диде ул.
Азат Хаҗиевның бу китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашкан идем, тыйнак кеше ул. Чыгышын да кыска тотты, китабын язу тарихын да бик ансат эш сыман сөйләде, ә бит ул күпме эзләнгән, тарихи язмалар тупланган архивларда булган, кире кайтып, яңа баштан, тарихыбызны өйрәнгән. Хезмәте өчен мең рәхмәт аңа.
- Боерган авылы күченеп утырырга мәҗбүр булган авылдашларымны сыендырды, китапханә, мәдәният хезмәткәрләре Чебенле авылы рухын саклый. Барлык авылдашларым исеменнән мең рәхмәт сиңа, Флүзә, - диде Чебенле авылы кызы, шагыйрә, «Әрем исе» дигән шигырьләр җыентыгы авторы, Татарстан журналистлары берлеге әгъзасы Рәзинә Насыйбуллина.
Районның якташлар җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, «Якты юл» («Светлый путь») газетасы баш мөхәррире Инзилә Әхмәтгәрәева, китапханәнең тарихи юбилее белән котлап, изге теләкләрен белдерде.
Рәзинә дә, Инзилә дә минем яшь коллегаларым. «Якты юл» газетасының иҗат казанында композиторлар Ринат Гобәйдуллин, Рубис Зарипов белән берлектә, аларның күңелләрне сугара торган «Авылым сагышы», «Киек казлар очты» җырлары туды. Китапханәнең бу җырларны тәкъдим итү кичәсен үткәрүе истә. Инзилә Әхмәтгәрәева Чебенле язмышы чагылган бу җырларны төрле сәхнәләрдә башкарып килә.
«Яран гөл» фольклор коллективы районда гына түгел, республикада танылды. Ничек инде шундый әһәмиятле юбилей бәйрәме аннан башка узсын? Бик матур бер бизәк булды аның чыгышы. Ул да булмады, чиккән сөлгегә куйган кабарып пешкән ипи тоткан Гөлфия Мәхмүтова уртага чыкты.
- Иң олы бүләк - ипекәй, Флүзә, авыл халкы өчен башкарган хезмәтеңә рәхмәт, синдәйләр булмаса, бәлки мондый олы юбилей да булмас иде, сәламәт бул, безне үз тирәңә туплап, озак эшлә, - диде ул.
- Авылда мәдәни чаралар үткәргәндә автор-башкаручы, күп кенә көйләр язган авылның тугры улы Рөстәм Әхмәтхановтан башка булмый, - дип аңа сүз бирде Флүзә. Ул, үз чиратында, җылы котлау сүзләрен, теләкләрен җиткерде. Чыгыш ясаучы башка кунаклар да котлау сүзләрен, изге теләкләрен белдерделәр. Кыскасы, ихлас котлаулар да, бүләкләр дә күп булды. Бу бәйрәм мохитыннан аерыласы да килми иде. Тик вакыт куалый. Китапханәдәге халык чебенлеләрнең «Хәтер көне» бәйрәменә ашыкты.
Заһидә Нәбиуллина,
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
P. S. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Боерган авылында узган чебенлеләрнең «Хәтер көне»ннән материалны газетабызның киләсе саннарында укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев