Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Галиҗәнаб китап кәлимәсе»

Фәннур Сафин исемендәге иҗат бәйгесе кысаларында республиканың танылган язучылары Боерган авылына да килделәр. Очрашу «Акчарлак» мәдәни ял үзәгендә узды. «Калебкә дә, бәдәнгә дә шифа, Галиҗәнаб китап кәлимәсе» дип аталган бәйрәмебездә язучы-прозаик, публицист, тарихи романнар авторы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы Вахит Имамов һәм шагыйрь, без яратып тыңлый торган бик күп популяр җырлар, күңелләргә канат куя торган, ә кайчак уйга сала торган шигырьләр авторы, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, республика журналистлар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Мирһади Разов катнаштылар.

Үз халкының язмышы өчен көрәшүче җәмәгать эшлеклесе Вахит Имамовның тарихка кагылышлы тирән фикерле чыгышын балалар, укытучылар, авыл халкы аерата кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Безнең авылларга 1635 елда нигез салынганын да аның чыгышыннан белдек. Тиздән Вахит абый Имамовның Тукай районы авыллары турында китабы басылачак. Ул китапта Боерган авылы тарихы да урын алган. 
Мирһади Разовның бер бәйләм шигырьләре «Беренче карлыгачлар», «Ләйсән» − моңлы бишегебез», «Әдәби Чаллы» исемле күмәк җыентыкларда дөнья күрде. Соңгы елларда чыккан «Җиләкле җәй» исемле китабын барыбыз да яратып укыдык. Мирһади Разов шигъриятнең лирика һәм җыр жанрларында иҗат итә. Аның күп кенә шигырьләренә композиторлар көй яза. Шагыйрьнең 500дән артык җыры бар. Очрашуда катнашкан Боерган мәктәбе укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җыр укытучысы Вера Леонидовна җитәкчелегендә балалар аның җырларын башкардылар.
Бәйрәмебездә үзенең кул эшләре күргәзмәсе белән ТР рәссамнәр берлеге әгъзасы, танылган рәссам Хәния Гәрәева да катнашты. Аның гаҗәеп картиналары, зәвык белән эшләнгән паннолары күз явын алырлык иде. Хәния ханымның чыгышын да бик кызыксынып тыңладык, иң күңеллесе – мөхтәрәм язучыларга ул соклангыч кул эшләнмәләре бүләк итте. Очрашу өчен махсус китап күргәзмәсе әзерләдек. 
Мондый очрашулар бик кирәк. Алар районда китап сүзенең, телебезнең бөеклеген раслаучы бер вакыйгага әверелде дисәм дә ялгыш булмас.

Флүзә Сәлимова, 
китапханә мөдире. 

/ Фото Флүзә Сәлимовадан алынды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев