Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әҗмәкәй клубында үзенчәлекле кичә үтте

Узган ялларда Әҗмәкәй авыл клубында «Мең шөкер бу гүзәл дөньяга» дип исемләнгән бик матур кичә узды. Әлеге искиткеч чара табигатькә багышланган иде.

Клуб алдында яңгырап торган матур музыка астында Татарстан һәм Россия әләмнәре җилферди. Сизелеп тора: кичәгә клуб мөдире Зөлфия Шакирҗанова ныклап әзерләнгән. Каян шулкадәр матур хыяллар туды икән аның куңелендә, искиткеч бит бу! Фойега килеп кергәч үк, андагы илаһи матурлык күзгә ташлана. Сул якта элеккеге авыл ишегалды күренеше булдырылган: чишмә һәм элеккеге әби-бабаларыбызның көнкүрешендә кулланылган йорт кирәк-яраклары урын алган. Уң якта - авыл өе күренеше, авылның иң матур, үрнәк хуҗалыклары фоторәсемнәре һәм IX сыйныф укучысы Сөмбел Хөсәенованың картиналар күргәзмәсе. Барысы да зәвык белән эшләнгән. Әлеге чын-чынлап соклануга лаек матурлыктан тиз генә аерыласы килми. Алга таба клуб эчендә дә чарага килгән кунакларны яңадан-яңа сюрпризлар көтә. Бер якта - урман күренеше, икенче якта - табигать-анабыз биргән байлыклардан пешерелгән тәм-томнар тулы өстәл. Шул ук вакытта кичәгә килгән кешеләрнең борынын кытыклап тәмле коймак һәм кайнар чәй каршы ала. Сәхнәдә табигать байлыкларыннан күргәзмә урын алган. Әҗмәкәй авылы өлкәннәре - тыл ветераннары, авылның ветеран спортчылары, Әфганстанда хезмәт иткән авылдашларның фотостендлары ясалган, беркем дә игътибарсыз калмаган. Әйтерсең лә әкият иленә сәяхәт! Күңелләргә шундый рәхәт, чын күнелдән ял итәсең.
Зөлфия Шакирҗанованың матур итеп кичәне алып баруы, тамашачы хозурына яңгыраган искиткеч җырлар, «Умырзая» ансамбле чыгышы, Динар Хуҗинның - татар халык биюләрен, кечкенә Зәлинә Мәрдәншинаның татар халык, төрек биюен оста итеп башкарулары, кечкенә Әмир Валкаевның «Туган тел» җырын җырлавы, Рәмзил Фәтхетдиновның шигырь сөйләве кичәгә үзенә күрә бер ямь өстәде. Бәйрәм барышында Айгөл Габдрахманова презентация күрсәтеп барды. Кичәдә шулай ук матур хуҗалыкларны фотога төшереп, күргәзмә дә оештырылган иде, шул матурлыкны булдырган хуҗаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әҗмәкәй авылында иң матур йорт хуҗасы дип Таһир Ямаев табылды. Кичә барышында табышмаклар әйтелде, аларга дөрес җавап бирүчеләргә кечкенә призлар тапшырылды. Күркәм бәйрәмебез «Әҗмәкәй» җыры белән тәмамланды.
Кичәдән соң чарага җыелган халык клубта урнаштырылган музейга сәяхәт кылып, күргәзмәләр белән танышты, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты. Аннары бергәләшеп тәмле коймак-камыр ашлары белән чәй эчкәннән соң, чараны оештырган Зөлфия Муллануровнага шундый матур кичә оештырганы өчен зур рәхмәтләр әйтеп, бик канәгать калып, киләчәктә дә мондый истәлекле кичәләр күбрәк оештырылсын иде дигән теләкләрен җиткереп таралыштылар әҗмәкәйлеләр, дип язган Әҗмәкәй авылыннан Надежда Галиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният