Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Ду» китереп, концерт куйдык

Шатлык зурмы ул, кечкенәме - мөһим түгел, ә менә кешеләргә аны бүләк итү үзеңнең дә күңелеңне сугара, яшәү офыгың киңәеп, яктырып киткәндәй була. Менә без, авыл үзешчәннәре дә, киңәшләштек тә Теләнче Тамак авылындагы картлар һәм инвалидлар йортына концерт белән барырга булдык. Аннан үзебез дә канәгать булып, сөенеп кайттык. Гомер көзләрендә...

Шатлык зурмы ул, кечкенәме - мөһим түгел, ә менә кешеләргә аны бүләк итү үзеңнең дә күңелеңне сугара, яшәү офыгың киңәеп, яктырып киткәндәй була. Менә без, авыл үзешчәннәре дә, киңәшләштек тә Теләнче Тамак авылындагы картлар һәм инвалидлар йортына концерт белән барырга булдык. Аннан үзебез дә канәгать булып, сөенеп кайттык. Гомер көзләрендә ялгыз калып, картлыкларын махсуслаштырылган гомумйортта каршыларга мәҗбүр булган ятим җаннарга, кыска гына вакыт арасында булса да, күңелле минутлар бүләк иттек. Сагыш тулы күзләрдән шатлык нурлары бөркелү, өлкәннәрнең безнең җырларга кушылып, җырлап утырулары, гөрләтеп кул чабулары үзебезгә дә дәрт өстәде.

Концертны ике телдә алып бардык. Башта Кнәз авыл җирлегенең инвалидлар оешмасы җитәкчесе Николай Самойлов әлеге йортта яшәүче өлкәннәргә сәламәтлек, ныклык, имин көннәр теләде.Үзешчән сәхнә осталары Мария Пучинина, Татьяна Шитова, Татьяна Кайнова, Рәзинә Аитова, Тәнзилә Әхмәдиева, Татьяна Сторожук яраткан җырларын ихлас күңелләрен биреп башкардылар. «Русский звон» фольклор коллективы халык җырларын алып килгән иде. Күтәренке рухлы, бер үк вакытта халык моңнары белән сугарылган, яшьлекләрен хәтерләткән җырларны өлкәннәр аеруча җылы кабул итте. Бер мизгелгә күзләрдәге сагыш югалды, ә йөзләргә - якты бер балкыш иңде. Азамат Аккубековның курае дала җилләрен, бик еракта калган яшьлек авазларын хәтерләтте. Кыскасы, картлар йортында очрашудан үзебез дә зур канәгатьләнү алып кайттык, дип хәбәр итте Кнәз авылы мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев