Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Әдипләр белән якыннан таныштык

Мусабай-Завод урта мәктәбендә укучылар да үткен каләм ияләре, киң колачлы язучылар белән очрашу бәхетенә иреште. Ул көнне бездә кунакта язучы, тарихчы-галим, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов, язучы, шагыйрь, тәрҗемәче Мансур Сафин һәм язучы, прозаик Марс Яһудин булдылар.

Әдипләр балаларны үзләренең иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, туган тел һәм милләт язмышы хакындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу укучылар тарафыннан әзерләгән туган тел, туган ил турындагы шигырьләр, авылыбыз талантлары башкаруында матур җырлар белән үрелеп барды. 9нчы сыйныф укучысы Айдар Хөсәенов курайда татар халык көйләренә попурри башкарды. Мәктәп директоры Лилия Вилданова мәктәп укучыларының талантлы балалар булуын ассызыклады. Татар телендә ихластан, матур итеп шигырь сөйләгән, җырлаган, курайда татар халык көйләрен башкарган балалар туган телләрен онытмас, диде. Әдипләребезнең иҗатын чагылдырган һәм күренекле авылдашларыбызга багышланган күргәзмәләр дә оештырылган иде. Кичә тирән фикерләргә бай һәм киңкырлы булды. Танылган әдипләр белән якыннан танышу, алар белән аралашу беркемне дә битараф калдырмады. 

Гөлшат САЛИХОВА, 
авыл китапханәсе мөдире. 

Фото Мусабай Завод китапханәсеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев