Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Чал чиркәүле авыл тарихы

Новотроицкое авылының мәдәният йортында бер минутка да мәдәни тормыш туктап тормый. Әле күптән түгел генә биредә «Чишмә башы» («Истоки») район конкурсы кысаларында үткән «Бер чиркәү тарихы» дигән тамаша күпләрне үзенә җәлеп итте.

Тамаша алдыннан мәдәният йорты фойесында кул эшләре осталарының эшләнмә күргәзмәсе оештырылган иде. Биредә һәр кеше үзенә ошаган эшләнмәне сатып алу мөмкинлегенә дә ия булды. Күргәзмәдә Ренат Җиһаншин куллары белән үрелгән төрле зурлыктагы кәрҗиннәрне, Рәзинә Әхтәмованың сәйлән эшләнмәләрен, Фәүзия һәм Роза Хәйруллиналарның, шулай ук «Супер әби - 2015» бәйгесенең «Оныкларга иң бай әби» номинациясендә җиңү яулаган Асия апа Хәсәнованың да күп санлы кул эшләрен, чигүләрен күрергә була иде. Халык игътибарына рәссам Фәрит Якупов үзенең берничә эшен тәкъдим итте.

Быел Новотроицкое чиркәвенең төзелүенә 190 ел тулды. Тамашаны оештыручылар әлеге вакыйганы игътибардан читтә калдыра алмады, әлбәттә. Чөнки авылыбыз тарихы өзлексез рәвештә Троица храмы белән бәйләнгән. Кечкенә генә театральләштерелгән күренештә тамашачыларны Новотроицкое авылының 1643 елда башланган 372 еллык тарихы белән таныштырдылар. Авыл җирлеге башлыгы булып күп еллар эшләүче Рима Волкова һәм Храм рухание, иерей Александр Щенников тарафыннан әлеге чараны оештыручыларга, артистларга бик күп җылы сүзләр әйтелде.

Театральләштерелгән күренештән соң тамашачыларга җирлекнең гербы, гимны турында сөйләнде, залда утыручыларга бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерелде. Әлеге чара авылыбыз халкы хәтерендә әле озак яшәячәк.

Наталья Катушенок,
Новотроицкое авылының мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев