Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Cандугачтай моңлы Тукай теле

«Тукай марафоны» акциясе кысаларында Шилнәбаш авылынының «Тополек» балалар бакчасында «Сандугачтай моңлы Тукай теле» дип исемләнгән чара узды.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен чара ике телдә үтте. Бәйрәмне туган тел тәрбиячесе Резедә Майорова алып барды. Салих Сәйдәшевнең «Тукай маршы» музыкасы астында балалар залга керделәр. Кичәне алып баручы шагыйрьнең биографиясе турында сөйләде. Чарада катнашучылар аягүрә Татарстан гимнын тыңладылар. Аннан соң балалар шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар һәм «Гали белән Кәҗә», «Кызыклы шәкерт» әкиятләрен сәхнәләштерүдә катнаштылар. Нәни тамашачылар өчен «Кәҗә белән сарык», «Су анасы» әкиятләре инде сәхнәләштерелгән иде. «Шүрәле» балетыннан Салих Сәйдәшев музыкасы астында залга Шүрәле керде, алар белән милли уеннар уйнады. Балалар янына кунакка шулай ук Кәҗә һәм Сарык килде. Бәйрәмгә алар үзләре белән баллы күчтәнәчләр дә алып килделәр. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды. 

Нурзилә БАРИЕВА, 
авыл китапханәсе мөдире.

Фото Нурзилә Бариевадан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев