Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Буыннан-буынга күчкән моң

Күптән түгел Күзкәй авыл җирлеге үзешчәннәре тамашачыларга бик матур концерт бүләк итте. Сәхнә нәкъ авылча, матур итеп бизәлгән. Узганнарыбызны хәтерләткән читәннән үрелгән ихата, көнбагышлар «чәчәк аткан». Төрле төстәге утлар балкый. Талгын музыка да күңелләрне көндәлек мәшәкатьләрдән арындырып, матур кич вәгъдә итә...

Башланадыр... Сәхнәгә бәйрәмнәребезгә аерым ямь өстәүче үзешчән-нәребез – алып баручылар Радик Хаҗиев белән Ләйсәнә Хаҗипова чыкты. Тамаша залы белән дустанә элемтәне бик оста урнаштырдылар алар.
«Сердәш» ансамбле биючеләре концертка «Авыл тормышы» дигән музыкаль композиция әзерләгәннәр. Бер төсле итеп махсус тегелгән күлмәкләр кигән биючеләр сәхнәгә нур бөркеп килеп чыктылар. Шөкер, оста биючеләребез дә бар әле. Югары Байлар авылыннан Сәрия Кашапова белән Фәрит Хаҗиев татар халык биюен башкарганда зал тагын да җанланып китте. Аннары, бер-берсен алмаштырып, сәхнәгә җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары, КВН командасы егетләре чыкты. 
Шунысы игътибарга лаек, җирлеккә дүрт авыл керә, берсе дә читтә калмаган – һәрберсеннән үзешчәннәр концерт номерлары алып килгәннәр. Аларның барысын бергә туплап уртак концерт оештыру җиңел эш түгел. Җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре бу җәһәттән бергәләп киңәш тоттылар. Сценарийны Гөлнара Сәхәпова эзлеклелеккә салды. Сәхнәдә яшьләр, балалар белән бергә ветераннарның чыгыш ясавы да матур фал. Күзкәйлеләр әнә шулай буыннар чылбырын өзмичә, үзешчән сәнгатьне буыннан буынга илткән халык.
Җырчыларыбыз Рези-
дә Мингалимова, Әлсинә Гайнетдинова, Рәмзия Шакирова, Лилия Галим-җанова, Рәмилә Зыятдинова, Айзирә Габдуллина, Наилә Шәйхетдинова бик матур җырлар әзер-ләгәннәр. Тамашачылар Югары Байлардан «Зәңгәр моң» җырын башкарган Ринат Кашаповны озак алкышлады. Җырчылар Фидаил белән Роза Асылмәрдәновларга да озак кул чаптылар. Альмира Сәләхетдинова Зөлфәт Хәкимнең «Нәрсә булды сиңа бүген?» җырын акапелла жанрында башкарып, залны хиссияти мохиткә күмде.
«Су буеннан әнкәй кайтып килә» – әлеге музыкаль композиция Шәйдул-линнар династиясенә багышланган. Авыл халкы заманында мәдәният йорты директоры булып эшләгән, баянда уйнап тамашачыны җырларында юаткан, 35 еллык тарихы булган «Әллүки» халык фольклор ансамбленең чишмә башында торган Гөлнәзирә Шәйдуллина язмышын яхшы белә. Сыңар канат белән биш бала үстереп, барысын да аякка бастырып, якты дөньядан иртә китте ул. Балалары барысы да авылда яшәп калды. Гөлнәзирәнең өч кызы – Роза, Гөлнара, Эльмира «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын башкардылар. 
Концертларда төрле халыкларның биюләрен искиткеч осталык белән башкарып килгән Алия Җиһаншина бу юлы Илсөя Шиһапованың «Бала» дигән шигырен бәгырьләргә төшәрлек итеп сөйләде. Булат Гайнетдиновның «Туган тел» шигырен татар, инглиз, рус телләрендә башкаруы да көтелмәгән иҗади табыш булды.
Авылның «Нур» театры спектакльдән сугыш чоры мәхшәрен чагылдырган өзек күрсәтте. 
КВНчы егетләребез исә осталыклары, җитезлек-ләре белән сокландырды. Кызларның заманча биюләре залны ду куптарды. Һәр биюне төрле ут балкышы белән бизәү дә концертка сер, шәһәр сәхнәләрендәгедәй зәвык өстәде.
Тагын бер яңалык: гомер булмаганны смотр-концертта тулы составы белән укытучылар хоры катнашты. Хор авылыбызның гимнына әверелгән «Күзкәем» җырын башкарды.
Авылдашлар концертка зал тутырып килгән иде – күзкәйлеләр үзешчән артистларын, аларның чыгышларын яраталар, бу юлы да мөкиббән китеп карадылар.

Заһидә Нәбиуллина, ветеран журналист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев