Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бөек Тукай истәлегенә

Бөек шагыйрь Тукаебызның дөньядан китүенә 100 ел тула. Тулы бер гасыр, без исә бүген дә аның мирасы, аның рухы белән яшибез. Районыбызда Тукай көннәрен зурлап билгеләп үтү матур гадәткә әверелде.

Быел Тукайга багышланган иҗат-шигърият бәйрәме Күзкәй мәдәният йортында узачак. Ә моннан нәкъ 27 ел элек, бөек шагыйрьнең тууына 100 ел тулу уңаеннан фольклор ансамбль оешып, Тукай әсәрләреннән махсус программа әзерләп, аны башкала сәхнәсендә дә күрсәткәннәр иде. Ансамбльгә дә "Әллүки" исеме бирделәр. Ходайның рәхмәте, ансамбль озын гомерле булып чыкты. Ул хәзер дә гөрләп эшли, бер генә бәйрәм дә бу үзенчәлекле коллектив чыгышыннан башка узмый.

Әле соңгы елларда гына да "Әллүки" халык фольклор ансамбле, район, төбәкара фестивальләрдә катнашып, беренче, икенче урыннарны яулады, Гран-прига лаек булды. Бу иҗат коллективының Идел-Урал татар фольклор ансамбльләренең икенче Бөтенсоюз фестивалендә лауреат Дипломы алып кайтулары, ниһаять, "халык ансамбле" исеме алулары истә. Газетада мәдәният темасын алып барганлыктан, бу үзешчән коллектив турында байтак язмаларым чыкты. Ансамбльне сәхнә остасы, җырчы, биюче Флүрә Нуриева, ул чагында авыл Советы рәисе булып эшли иде, оештырды һәм 25 ел буе аның алыштыргысыз җитәкчесе булды. Коллектив талантларга бик бай һәм, иң мөһиме - анда бала-чагасы, бөтен гаиләсе белән йөрүчеләр бар.

Тормыш бер урында тормый - ансамбльгә яңа үзешчәннәр килде, җитәкчесе дә алмашынды. Хәзер аны беренче көннәреннән үк ансамбльгә йөргән сәхнә ветераны - баянчы, җырчы Рафис Хәсәнов җитәкли, ә ул иҗат иткән (сүзләрен дә, көен дә үзе язды) "Күзкәем" җыры ансамбльнең гимнына әверелде, авыл халкы да яратып җырлый.

Март аенда Кече Шилнәдә узган фольклор коллективлары бәйгесендә "Әллүки" икенче урынны һәм "Яңа гасыр" телевидениесендә "Аулак өй" программасында катнашу хокукын яулады. Бүген алар "пыр тузып" яңа сюжет әзерләп яталар. Мин аларның репетицияләрендә булырга яратам. Чөнки андагы иҗат балкышы, үзешчәннәрнең сабый балалар ихласлыгы, иҗади эзләнүләре, бер-берсенә җылы мөнәсәбәте сокландыра. Сүз дә юк, талантлы кешеләр тупланган ансамбльгә. Берсенең дә исемен аерып әйтәсем килми. Бер нәрсә куандыра: сәхнәгә гашыйк, тормыш сөючән, җыр-моңны юлдаш иткән кешеләрне үзенә тарта белә бу үзешчән коллектив. Еш кына, әби-бабалары янәшәсендә оныклар чыгыш ясый. Бу да матур фал. Милләтебезнең күркәм традицияләрен, йолаларыбызны саклау, дәвам итү өчен кирәк ул...

Бу көннәрдә авыл мәдәният йортында Габдулла Тукай туган көнгә багышланган шигърият бәйрәменә әзерлек бара. Бирегә районның яшь каләм тибрәтүчеләре, язучылар, шагыйрьләр, үзешчәннәр киләчәк.

Билгеле инде, бу көн, бу кичә, бөек Тукаебызны яд итү районыбызның мәдәни елъязмасына истәлекле сәхифә булып кереп калыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђдђният Тукай кљннђре