Бәхетебез тора икебездән...
Чаллы шәһәрендә «Энергетик» мәдәният сараенда бик матур концерт көтелә. Тамашачыларга аны танылырга өлгергән Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар әзерли. Бүген икенче бәбиен алып кайтырга әзерләнүче Айгөлгә ире - Ришат махсус «Ана бәхете» җырын язган.
Сүзләрен Азнакайдан Айгөл Вәлиуллина иҗат иткән. Гомумән, татар эстрадасында хәзер парлы җырчылар ишәеп, модага кереп китте һәм артистлар гаиләләрендә икешәр-өчәр бәби булу белән бүген инде беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. Монысы да заманабызның матур күренеше дип бәялим. Инде әйткәнемчә, Айгөл белән Ришат та концертларында парлап, бәби көткән хәлдә чыгыш ясаячаклар. Шәйхетдиновларның тавыш мөмкинлекләре тәңгәл килә һәм тыңлаганда күңел куандырырлык иҗат табышлары туа. Аларның һәр дуэты - сәхнә бизәге. Репертуарларында парлы җырлар шактый. Чарада шулай ук яңа гына табадан төшкән һәм җырчыларның элегрәк башкарган җырлары да яңгыраячак.
Бу дуэт минем күз алдымда туды дисәм дә була. Танылган композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллин янәшәсендә үсеп чыккан бик күп популяр җырчылар рәтеннән алар. Айгөлнең дә, Ришатның да Ринат Шәрипович оештырган «Сердәш» ансамбленә килгән көннәрен хәтерлим. Алар икесе дә үзенчәлекле тембрлы тавышлары белән аерылып тора иде. Авылдан шәһәргә килгән бу яшьләр тиз арада сәхнәне яулады, үз тамашачысын тапты. Бер-бер артлы берсеннән-берсе матур җырлар туды. Гаилә корып, парлап җырлый башлагач иҗатларында тагын бер баскычка күтәрелделәр. Хәзер аларны республика сәхнәләрендә дә күрергә була.
Үзем җыр сәнгате белән кызыксынучы кеше буларак, сәхнә тормышын күзәтеп барам. Җыр язучылар, көй чыгаручылар күп хәзер. Әмма тамашачы күңеленә үтеп керә торган көйләр күп түгел. Җыр тексты көйне бизи, күңелләргә үтеп керә. Әнә шундыйлардан мин коллегам - Балык Бистәсе районы «Авыл офыклары» газетасы баш мөхәррире, шагыйрь Вазыйх Фатыйховны атар идем. Бу көннәрдә аның Ришат башкаруындагы «Пар канатлар кирәк» җырының күңелемә эленеп калган чагы.
Бер җылы сүз җанны җылыта ул,Бәхетле дә итә кешене,Мин бит яшим синең фатыйхаңда,Сине уйлап башлыйм эшемне.Бәхетебез тора икебездән,Ялгыз гына очмый кошлар да,Ышанычлы дуслар булу кирәк,Тормыш сукмакларын узганда.
Нәкъ шушы җырдагыча, бәхетебез тора икебездән, ди парлы җырчылар. Мәхәббәтле гаиләдә яңа җырлар, бәбиләр туа. Уллары Рәсимгә 6 яшь. Хәзер Шәйхетдиновлар иҗатта яна-көя, гаилә бәхетенә куанып икенче сабыйларын көтәләр. Менә бу халәт иҗатларына да куәт бирә, яңа хисләр тудыра. Күр инде берсеннән-берсе нинди матур җырлар иҗат ителгән.
28 февральдә Мәскәү Кремль концертлар залында Ришатка «Болгар» радиосы милли музыкаль премиясе бүләге тапшырылу да бик символик вакыйга булды. Анда җырчы «Бәхеттән аерма, Ходаем!» җыры өчен бүләкләнде. Ришат җырларны үзе дә яза, башка авторлар белән дә хезмәттәшлек итә. Әйткәнемчә, Вазыйх Фатыйхов шигырьләренә иҗат ителгән җырлары шактый, Рөстәм Закуан белән элемтәдә. Күптән түгел Ринат Гобәйдуллин Галиәхмәт Шаһи сүзләренә иҗат иткән «Син минем сөеклем» җыры да хуш килде.
Айгөл һәм Ришатка тагын да зур уңышлар, тормышларында куанычлар телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев