Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бер күрешү үзе бер гомер

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә төбәгебездә яшәп иҗат итүче талантлы якташыбыз, шагыйрь, композитор, Татарстан Язучылар берлегенең шәрәфле әгъзасы, Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Рубис Таҗиәхмәт улы Зарипов һәм авылдашыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, гармунчыларның Бөтенроссия конкурсы лауреаты, җырчы, баянчы Рәшит Сәхип улы Мәүләвиев белән очрашу кичәсе узды. Кичә Рубис абый Зарипов башкаруында «Үз ягыма кайтсам» җыры белән башланып китте.

Кичәне алып баручы китапханәчеләр Рубис Зариповның китапларыннан торган «Китапларда хәтер саклана» дип исемләнгән күргәзмә белән якыннан таныштырдылар, аларның тормыш юлы, иҗатлары турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Теләнче Тамак, Иске Дөреш авылы китапханәчеләре һәм мәктәбебез директоры Сәлмән Әхмәтҗанов чыгышларын авылдашларыбыз җылы кабул итте. Алар Рубис Таҗиәхмәт улының шигырьләрен укыдылар, изге теләкләрен әйтеп иҗади уңышлар теләделәр. Шагыйрь өчен иң куанычлысы – аның шигырьләренә көйләр язылып, ул җырларны ишетүдер, мөгаен. Рубис абый Зариповның бүгенгесе көндә 400дән артык җыры дөнья күрде. Нәзир Гыймазетдинов башкаруындагы бу җырлар бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде.
Кичәбезнең иң күркәм өлеше кунакларыбыз Рубис Зарипов һәм Рәшит Мәүләвиевларның чыгышы булды. Алар, үз чиратларында, авылдашларга аерым-аерым да, бергәләп тә дәртле җырларын бүләк иттеләр, якты истәлекләре белән уртаклаштылар. Шагыйрь булган җирдә шигырьсез була димени?! Шагыйрьнең үз әсәрләрен үзе башкаруын ишетү беркемне дә битараф калдырмыйдыр. Әлеге кичәбездә Рубис Таҗиевичнең үзе башкаруындагы шигырьләрен зур кызыксыну белән тыңладык. Ә инде онытылып барган тальян моңнарын ишетү тагын да куанычлы булды. Рубис абый Зарипов тальян гармунда уйнаган татар халык җырларын, дәртле бию көйләрен балалар да, өлкән буын кешеләре дә онытылып тыңладылар.

Зөлфия Мингалиева,
Яңа Бүләк авылы китапханәсе мөдире.

Фото автор тарафыннан бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев