Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Бер күрешү ни тора

Районда 15-17 июль көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы утырышы узачак. Булачак чаралар хакында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Эльмира Әхмәтҗанова сөйли.

«Ак калфак» оешмасы утырышы районда май аенда да узган иде. Ул вакытта без июль аенда булачак чаралар хакында фикер алышкан идек. Чираттагы утырыш үзенең күчмә утырыш булуы һәм масштабы белән аерылып тора. Мәгълүм ки, татар хатын-кызларының мәнфәгатьләрен кайгырткан, гаилә һәм туган телебез, гореф-гадәтләребез сагында торган «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе Тукай районында 2014 ел башында оешты. Ул үзенә мөгаллимәләр, тәрбиячеләр, хокук белгечләре, психологлар, мәдәният хезмәткәрләрен берләштерә. 15-17 июль көннәрендә узачак чаралар инде бишенче елын уңышлы гына эшләп килгән бүлекчәбез өчен яңа сынау булып торачак, шул ук вакытта районыбызның милли һәм мәдәни үсеше өчен яңа этәргеч тә бирәчәк. 
Утырышка якын чит илләрдән, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм республикабызның барлык районнарыннан делегатлар чакырыла.
Кунакларны районыбызның бай тарихлы татар авыллары тормышы белән таныштырачакбыз. Һәр сәяхәт милли тарихыбызны барлау, телебезне, мәдәни мирасыбызны саклау һәм үстерү хакында фикер алышулар белән үрелеп барачак.
Беренче көнне кунаклар Теләнче Тамакның коррекцион интернат-мәктәбендә булачак. Уку йорты сәүдәгәр Хәлфин төзеткән тарихи бинада урнашкан. Аннары картлар йортына бару планлаштырыла. Анда безнең «Хатлар проекты» эшли башлады. Балаларсыз, туганнарсыз калган ялгыз әби-бабайларга аралашу тансык бит. Аларга кемнәргәдер хат язу мөмкинлеге тудырыла. Ул кешеләр исә аларга җавап яза. Шул рәвешле, аралашып тора башлыйлар. 
Аннары кунаклар Иске Абдулдагы «Хәрби дан» музее белән танышачаклар. Алга таба басу яру йоласын күрәчәкләр.
Яңа Бүләктә исә Илһам Шакиров иҗат йортына керәбез. Ак калфаклылар төзекләндерелгән иҗат йортының тәүге кунаклары булачак. «Илһам чишмәсе»ндә кер чайкау йоласы күрсәтелә. Кунакларны самоварда кайнаган чәй һәм кайнар коймак белән сыйларга җыенабыз. Беренче көн спектакль белән тәмамланачак. Теләнче Тамак халык театры Данил Салиховның «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем» пьесасын сәхнәләштерәчәк. 
Юкка чыккан авыл урынына да бару ниятләнә. Ул икенче көнгә планлаштырылган. Ул көнне ике юнәлеш буенча сәяхәт итәбез. Беренче юнәлеш – Боерган авылы. Узган гасырның 60-70нче елларында Түбән Кама гидроэлектростанциясе төзелгәч, су күтәрелү табигатьнең гүзәл бер почмагында урнашкан Чебенле (Тайгуҗа) авылының да юкка чыгуына китерә. 1998 елда анда шул авылдан чыккан игелекле затлар тарафыннан истәлек ташы урнаштырылган. Истәлек ташы янында намаз укылачак. Авыл булган урында читәннәр куеп, шалашлар корып инсталляция күрсәтеләчәк. 
Шулай ук Боерганда, Ык белән Чулман елгасы кушылган бик гүзәл урында, мунчала чыгару йоласын күрсәтәчәкләр. Юкәләр инде суга батырып куелган. Шунда ук карга боткасы да пешереләчәк. Кыз Тавында исә мәхәббәт тарихын чагылдырган риваять сәхнәләштереләчәк. Су буйлап катерларда сәяхәт тә көтелә. 
Икенче юнәлеш буенча Иштирәктә мәчеткә керәбез. Мәктәптә туган якны өйрәнү музее белән танышабыз. Башта җирле шагыйрь Хөсәен Җәгъфәр белән очрашу узачак. Аннары «Туган тел» фестивале башлана. Әтиләр һәм бабайлар 3-5 яшьлек балалары, оныклары белән нинди тәрбия чаралары үткәргәнлекләрен күрсәтәчәк. «Оста куллар» күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Кичә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланачак. 
Иске Җирекледә «Тургай» балалар бакчасына керәчәкбез. «ТАССР төзелүгә 100 ел» паркында «Уйна, Тукай гармуны!» фестиваленнән өзек тәкъдим ителәчәк. Түбән Суыксу балалар бакчасында театр белән шөгыльләнүче балалар курчак спектакле күрсәтәчәкләр. 
Бикләндә аккалфаклыларны «Сабантуй чишмәсе»ндә киленгә су юлы күрсәтү йоласы көтә. Чишмә 2017 елда шушы авылда туып-үскән җырчыбыз Илнар Сәйфиев идеясе белән төзекләндерелгән иде. Сабантуй мәйданында Тукай районы гимны сүзләре авторы, җирле язучы Рәзинә Сәетгәрәева белән очрашу булачак. Шулай ук эшмәкәр, күп кенә республикакүләм конкурсларның һәм бәйрәмнәрнең иганәчесе Римма Крицкая белән танышу һәм аның яңа кибетен ачу тантанасында катнашу да көтелә. Көнебез Кызыл Байракта борынгыдан килгән кунаклашу йоласы белән дәвам итә. Соңрак «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә катнашкан балалар коллективлары концерт куячак. «Хәләл» продукциясен сату күргәзмәсе, милли уеннар оештырылачак.
Өченче көндә кунаклар башта Бакчасарайда Миңнехуҗиннарның гаилә фермасын барып күрәчәк. Аннары Чаллының «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе Фирдәүсә ханым Әюпова белән берлектә Чаллы балалар бакчаларында булачакбыз. Көнебез пленар утырыш белән тәмамланачак.

Фидаил МӘҖИТОВ әзерләде.

Фото Фидаил Мәҗитовтан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев