«Балкыш»та балкыдылар
«Тормыш фәлсәфәсен эзләп бер дә баш ватасы юк. Менә ул - безнең яшәү мәгънәбез, безнең балаларыбыз. Шушы сабыйларыбыз булганга без бай һәм бәхетле. Аларның һәрберсе чиксез талантка ия, без өлкәннәрдән бары аны үстерү сорала», - дип белдерде район башлыгы Васил Хаҗиев «Балкыш-2016» балалар сәнгате фестиваленең гала-концертын караганнан соң. Чыннан да,...
Әйе, тормыш мәгънәләребез балаларыбыз булу - иң олы куаныч. Әгәр алар талантлы да булса? Концерт башланганчы баласы өчен ут йотып утырган әти-әниләрнең һәрберсе чыгышлар тәмамланганнан соң, мөгаен, сабые өчен чиксез горурлык хисе кичергәндер.
«Балкыш» балалар фестивале районда ел саен оештырыла. Быел ул табигатьне, милли паркларны, сулыкларны саклау елына багышлап, «Җир сулышы» дигән исем белән аталган иде. Февраль аенда дүрт урында - Комсомолец, Круглое Поле, Күзкәй һәм Теләнче Тамакта зона турлары үтте. Аларда 5тән 18 яшькә кадәр булган барлыгы 614 бала катнашты. Аларның 227се - балалар бакчаларыннан, 387се - мәктәпләрдән. Жюри балаларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышына, чыгышның оригиналь һәм сәнгатьле булуына, репертуарның катнашучының яшенә туры килүенә, костюмнарга, музыкаль бизәлешкә һәм башка шундый сәхнә критерийларына карап, арадан иң-иңнәрне гала-концертка сайлады.
Яр Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда уздырылган гала-концерт 31 номерны үз эченә алган иде. Балалар вокал, хореография, фольклор чыгышы, шигырь уку, инструменталь музыка номинацияләрендә көч сынаштылар. Концертны Теләнче Тамакның «Акчәчәк» балалар бакчасында тәрбияләнүче малайлары һәм кызлары ачты. Алар «Чишмә янында» дип аталган фольклор чыгыш тәкъдим итте. Кечкенә булсалар да, һәр адымны ныклап әзерләгәннәре күренеп тора. Фольклор чыгышлардан тагын Мәләкәснең «Питрау» коллективы, Күзкәйнең «Тамчылар»ы программага кертелгән иде. «Питрау»ларның сәхнәдә күп йөргәне, район, республика гына түгел, халыкара бәйгеләрне яулаганы күренеп тора. Кечкенә артистларның сөйләмнәренә дә, сәхнә хәрәкәтләренә күз иярми, чын осталарга әйләнгәннәр. «Тамчылар» да, яңа оешкан коллектив булуларына карамастан, район сәхнәсендә үзләрен лаеклы тотты. Алар сәхнәләштергән «Карга боткасы» бик күркәм килеп чыкты. Шигырь сөйләүчеләр арасыннан Кече Шилнәнең «Колосок» балалар бакчасында тәрбияләнүче Камил Богомоловның чыгышы гаҗәпләндерде. Шактый озын шигырьне ул бер тукталмыйча, төртелмичә, сәнгатьле итеп сөйләп чыкты. Фольклор чыгышлар белән чагыштырганда азрак көч куелган кебек тоелса да, шигырьне тамашачы күңеленә җиткерү өчен дә ай-һай нык тырышырга кирәк шул. Гомумән, шигырь осталарының берсе дә сынатмады фестивальдә. Җырчыларның исә барысының да тавышларының нык көчле булуына сокланып утырдым.
Коллектив биюләр - үзләре бер үзенчәлекле иҗат җимешләре. Нигездә, бакчаларда, мәктәпләрдә, авылларның мәдәният йортлары каршында эшләп килүче бию төркемнәре чыгыш ясады. Яшь артистлар, аларның әти-әниләре, оештыручылар сәхнә костюмнарына бик җитди караганнар. Кыскасы, сәхнәдәге һәр чыгыш бик матур, самими булды, һәр катнашучы, миңа калса, үз иҗатына карата тамашачының кызыксынуын уята алды.
Һәр чыгыштан соң балаларга район мәгариф идарәсенең беренче, икенче, өченче дәрәҗә дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды.
P. S. Күбрәк фотоларны «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Якты юл» («Светлый путь») газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз. Безнең белән калыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев