Балалар коллективлары – районыбыз горурлыгы
Өченче тапкыр инде «Моңлы тамчы» балалар фольклор төркемнәренең республика фестивале үткәрелә. Аның максаты - милли йолаларны, гореф-гадәтләрне саклап калу, балаларда мәдәнияткә, туган телгә, республикада яшәүче барлык халыкларның традицияләренә, җыр-моңнарына хөрмәт тәрбияләү, фольклор иҗатын үстерү, үзара тәҗрибә уртаклашу, милләтләр, төбәкләр арасындагы иҗади багланышларны үстерү. Әлеге язмада район авыл җирлекләрендә үз эшчәнлекләрен...
«Йолдызчык»
«Йолдызчык» балалар фольклор коллективы 2013 елда Иштирәк авылы мәдәният йорты каршында оеша. Әлеге балалар коллективы «Яшьлек» дип исемләнгән олылар коллективының канаты астында дөнья күрә.
- Хәзерге көндә сәнгать коллективында 8-14 яшьлек сигез бала шөгыльләнә. Ә фольклор коллективының төп максаты - халкыбызның гасырлар буена җыелган тәҗрибәсен, моңын, гореф-гадәтләрен тергезү. Күз тимәсен, балалар чын артистлар кебек сәхнәдә үзләрен иркен тоталар. 2014 елда узган «Чишмә башы» («Истоки») район фестивалендә беренче урын алган идек, алга таба осталыкны арттырып, яңа үрләр яуларга исәп бар, - ди җитәкчеләре Гүзәл Һадиева.
«Питрау»
Мәләкәс авылының «Питрау» балалар фольклор коллективы, «Питрау» халык фольклор коллективының иярчене буларак, Людмила Адамова җитәкчелегендә 2000 елда барлыкка килә. - Коллективта 16 бала бар - 10 кыз һәм 6 малай. Һәр бала да үзенчә талантлы, үз үҗәтлекләреп күрсәтеп, мактауга лаек булдылар. Хәзер дә яңа биюләр, яңа җырлар өйрәнергә, яңа ачышлар ясарга омтылып торалар. Безнең коллектив 2012 елда узган «Туым Җондызы» фестивалендә финалга чыккан иде, ә инде 2013 елда әлеге фестивальнең лауреты булды һәм «Балалар фольклоры» номинациясендә җиңү яулады. Шулай ук Пенза шәһәрендә узган «Рус ныгытмасы» фестивалендә лауреат исемен алдык. «Играй гармонь любимая» телепрограммасында да төшәргә өлгердек. Әлеге үрләрне яулауда балаларның үз тырышлыкларының өлеше зур, күңел биреп, яратып шөгыльләнәләр алар, - дип үз фикерләре белән уртаклашты коллектив җитәкчесе Людмила Адамова.
«Тәңкәләр»
Бордының «Тәңкәләр» балалар керәшен фольклор ансамбле 2013 елда Вера Рамазанова җитәкчелегендә оеша. Шушы вакыт арасында республика, район һәм авыл күләмендә үткәрелгән фестиваль-конкурсларда призлы урыннар яуларга да өлгерделәр. «Туым Җондызы» керәшен җырларын башкаручылар фестивалендә һәм 2014 елда булып узган «Моңлы тамчы» балалар фольклор фестивалендә катнашып, алар I һәм II дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар.
- Ансамбльдә 7дән 12 яшькәчә 12 бала. Барысы да талантлы, тырыш. Солисткабыз Диана Чернованы ансамблебезнең йөзек кашы дисәк, бер дә ялгыш булмас. Аның һәр чыгышын хөкемдарлар югары бәяли, үзе дә зур бүләкләргә ия булды, - ди ансабль жикәкчесе Вера Рамазанова.
«Задоринки»
2014 елда Кнәз авылы мәдәният йорты каршында «Задоринки» балалар фольклор коллективы оеша һәм тамашачы мәхәббәтен яуларга да өлгерә. Талантлы оештыручы Тамара Тузеева җитәкчелегендә әлеге балалар коллективы «Чишмә башы-2014» («Истоки») фестивалендә II дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булды, шулай ук «Моңлы тамчы» республика фестивалендә катнашучы дипломы алды.
- Безнең коллективта барлыгы 14 бала бар. Иң кечесенә - 8, иң зурысына 11 яшь. «Земляничка ягодка» һәм «На горе-то калина» дигән рус халык җырларын яратып башкаралар. Балалар шулай ук халык музыка уен коралларында да уйныйлар, - дип хәбәр итте коллектив җитәкчесе Тамара Тузеева.
«Скоморошино»
Күптән түгел Кече Шилнә авыл җирлегендә тагын бер балалар фольклор коллективы барлыкка килде. «Скоморошино» дип исем биргәннәр аңа. Коллектив җитәкчеләре ирле-хатынлы Алексей һәм Марина Бочуркиннардан әлеге фольклор төркеменең үзенчәлекләре турында сораштык.
- Әлеге балалар коллективы 3 ай элек кенә оешты. Анда 10-12 яшьлек 12 бала исәпләнә. Коллектив бик яшь булганга, үзебезнең осталыкны бер кая да сынарга җитешмәдек. Шушы көннәрдә узачак «Моңлы тамчы» балалар фольклор фестивалендә килгән кунакларны каршы алачакбыз. Кунакларга безнең репертуарда булган рус халык җырларын, тизәйткечләр, табышмакларны тәкъдим итәргә җыенабыз. Алга таба үсәргә, олы үрләр яуларга дигән максатлар куйдык, - диделәр алар.
Балаларга, аларның талантлы җитәкчеләренә уңышлар, яңадан-яңа биек үрләр яулап, безне сөендерүләрен теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев