Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авылым минем, Җиреклем

Иске Җирекле мәдәният йорты хезмәткәрләре районкүләм барган «Чишмә башы» («Истоки») бәйгесенә беренчеләрдән булып старт бирделәр. «Авылым минем, Җиреклем» концертын карарга бик күп кеше җыелган иде. Барчасы рәхәтләнеп, залда оештырылган әбиләр, әниләр кул эшләнмәләре күргәзмәсен карады. Шулай ук «Әбием-алтыным» һәм «Алтын куллы бабаем» дип исемләнгән фотокүргәзмәләр дә халык күңеленә хуш килде.

Концерт башланыр алдыннан авылдашларга котлау сүзләре белән Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы Валентин Артемьев, җирлекнең хөрмәтле кешесе Михаил Мифодеев, шулай ук район башлыгының коррупциягә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Робис Гатиятуллин чыгыш ясадылар. Чарада шулай ук хәзрәт белән атакайның да булуы аерым сөенечле булды.

Соңыннан сәхнәгә Иске Җирекле авылы турында җыр иҗат иткән Мария Курочкина чыкты. Аны тамашачылар дәррәү килеп алкышларга күмде. «Дуслык» күпфункцияле үзәк директоры авылның логотибын тәкъдим итте. Залдагылар тын да алмыйча авылның клибын карады. Клипта авыл тарихы, үткәргән бәйрәмнәребез, хөрмәтле кешеләребез бер-бер артлы күрсәтелеп барылды. Иске Җирекле авылы халкы горурлык хисләре кичереп утырды. Мария Курочкина язган шигырьгә көен Ринат Гобәйдуллин иҗат итте. Ә моңлы да, искиткеч матур тавыш белән аны танылган җырчы Ринас Әхмәтов башкарды.

Җырның соңгы сүзләре «Сабантуйга кайтыгыз!» дип тәмамлана. Шуннан концертыбызның театральләштерелгән өлеше башланып та китте. Монда бигрәк тә Сабан туе бәйрәме алдыннан кызларның кулъяулык-сөлгеләр чигүе, бәйрәмгә дип бүләкләр җыеп йөрү күренешләре бик күркәм булды. Җырлар дәртле биюләр белән үрелеп барды. Сәхнә түренә 3 яшьлек кечкенә сабыйлар чыккач, зал бигрәк тә җанланып китте. Нәкъ шул сабыйлар олыларга Сабантуй бәйрәмнәренә кире кайтырга, үзләренең яшьлек елларын искә төшерергә ярдәм итте. Баянчылар - әтиле-уллы Анисимовлар чыгышы авыл халкының күңелендә әле озак сакланып калачак. Аларның матур итеп уйнаулары күңелләрне кузгатты хәтта.

«Авылым минем, Җиреклем» концертын куюда ярдәм иткән һәрбер тамашачыга, үзешчән артистларга, балаларга рәхмәт әйтәсе килә. Бигрәк тә авылыбыз депутатлары Илшат Гыйльметдиновка, Әкрәм Җамалиевка, шулай ук тегү остасы Фрида Зариповага олы рәхмәт.

Гөлназ Зарипова,
Иске Җирекле авылының «Дуслык» күпфункцияле үзәк директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев