Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Авыл китапханәләре яңа төс ала

Республика районнарында күпфункцияле мәдәният үзәкләре төзү буенча махсус программа эшли. Әлеге биналарда авыл китапханәләре дә урнаша. «Бердәм Россия» партиясе ярдәме белән әлеге проект кысаларында китапханәләр дә заманча җиһазлар белән баетыла. Безнең райондагы 35 китапханәнең бүген барысы да компьютерлаштырылды, 29ында интернетка чыгу мөмкинлеге бар, агымдагы елның өченче кварталында тагын 4 китапханәне...

Шулай ук «Электрон Татарстан» программасы кысаларында узган ел район китапханәләре моноблоклар, күпфункцияле җайланмалар, принтерлар, проекторлар белән баетылды. Барысы 363 мең сумлык электрон техника кайтарылды.
Районда Круглое Поледа, Иске Җирекледә күпфункцияле мәдәният үзәкләре салынды, бүген Боерганда төзелеш бара, киләсе елга Комсомолец поселогында шундый үзәк төзү планлаштырыла.
Яңартылган китапханәләрнең эшчәнлеге белән танышу максатыннан без Иске Җирекле һәм Круглое Полега чыктык. Иске Җирекледә китапханә бүген яңа үзәктә урын алган. Аңа кадәр ул иске таш бинада утырган. «Салкын иде, җылыту электр белән генә, соңрак пластик тәрәзәләр куйдык куюын. Хәзер, сүз дә юк, бүлмәбез җылы, якты. Электрон техникабыз яңа. Рәхәтләнеп интернеттан файдаланабыз», - ди китапханә мөдире Лилия Ермолаева. Ләкин шунысы гына уңайсызрак, китаплар бу бүлмәгә генә сыймаган, аларны тамаша залының арткы өлешенә вакытлыча урнаштырып торганнар. Бүген монда барысы 8300дән артык китап исәпләнә. Китапханәгә көненә уртача 25-30 кеше килә икән. Ел башыннан бүгенгә кадәр 365 абонемент карточкасы тутырылган. «Биредә урнашуыбызның тагын бер уңай ягын әйтми булмый - мәдәни чараларга килгән халык безгә дә кагыла, концертларда, бәйрәм чараларында яңа китаплар белән танышабыз. Күпфункцияле үзәккә балаларны ныграк тартырга иде. Аның өчен уен мәйданчыклары, уен өстәлләре кирәк - үзәккә килгән балаларны китапханәгә дә җәлеп итәр идек», - дип теләкләрен дә җиткерәләр мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре.
Яңа электрон техника ярдәмендә китапханәчеләр халыкка түләүле хезмәтләр дә күрсәтә башлаганнар: документларның күчермәләрен чыгаралар, рефератлар, курс эшләре, презентацияләр эшлиләр.
Круглое Поле китапханәсе поселокның күпфункцияле үзәгендә урнашмаса да, шулай ук «Авыл клублары» программасы кысаларында соңгы арада яңа җиһазлар белән баетылган. Ул бүген урта мәктәп бинасындагы шактый иркен бүлмәдә урын алган. Бик тә җылы мохит хөкем сөрә биредә. Китапханә эшен инде 31 ел дәвамында Гөлсинә ханым Габдрахманова алып бара. Биредә бүген 6200дән артык китап исәпләнә. Фонд ел саен 200-250гә артып тора. Китапханәдә ике компьютер. Берсеннән Гөлсинә Хәкимулловна үзе файдаланса, икенчесендә китапханәгә килүчеләр утыра. Әйтергә кирәк, Интернет өчен түләү республика бюджеты исәбеннән башкарыла. Круглое Поледа бүгенгә 348 абонент теркәлгән, ел ахырына аларны 1000гә җиткерүне план итеп куя Гөлсинә Хәкимулловна. Шулай ук уку залына керүчеләр дә теркәлеп барыла - алар бүгенгә 400дән артык. «Эшебез тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен фондны тагын да баету кирәк. Бүген китапханә рус телендәге балалар әдәбиятына аеруча кытлык кичерә», - дип проблемага да туктала ул.
Тиздән республика программасы кысаларында районда тагын бер проект гамәлгә ашар - Круглое Поледа модельле китапханә эшли башлар дип көтелә. Мондый китапханә эшчәнлеген яңа информацион технологияләр нигезендә башкарачак, кулланучыларга глобаль киңлеккә чыгарга мөмкинлек бирәчәк. Укучылар авыл китапханәсе фондында булмаган китапларны, җирлектәге халыкның яшәешенә кагылышлы төрле хокукый документларны электрон база аша таба һәм Интернет аша соратып ала алачак. Район китапханәләр системасы директоры Гөлүсә Фәхруллинаның белдерүенчә, бүген Круглое Поледа әлеге эшне дәвам итәр өчен телевизор, экран, проектор кайтуы көтелә.
Авыл китапханәләре халыкка төрле яклап белем бирү, мәдәни-агарту эшләре алып бара, социаль хезмәтләр күрсәтүдә дә ярдәм итә дисәк ялгыш булмас. «Бердәм Россия» партиясенең авыл китапханәләренә ярдәм итүне үз эченә алган бу программасы шушы эшләрнең нәтиҗәлелеген арттыруны, мәгълүматалу өчен авылда да уңай шартлар булдыруны күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният китапханәләр мәдәният елы