Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Асылъяр» ансамбле артистлары: «Балкыш» безне канатландырды

Районда үзешчән сәнгатьтә катнашучы ветераннар арасында республика фестиваленең гала-концерты узды Быелгы фестиваль комсомол оешуының 100 һәм Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланды, чараны район башкарма комитетының мәдәният бүлеге ветераннар советы белән берлектә әзерләде. Круглое Поле поселогының «Яшьлек» күпфункцияле үзәгендә 23 авыл җирлегеннән сәхнәгә гашыйк 260 ветераныбыз җыелды. Фестивальнең режиссеры, мәдәният үзәге...

Бәйрәмгә җыелган кунакларны фойедан ук Сәмәкәй мәдәният йорты каршында эшләүче «Зиләйлүк» фольклор коллективы җырлап каршы алды, тамашалар залында райондашларыбызның кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Концерт алдыннан фестивальдә катнашучыларны, тамашачыларны һәм оештыручыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев сәламләде. Ул бирегә җыелган барлык ветераннарга рәхмәтен белдерде. «Өлкән буын вәкилләре яшьләр өчен үрнәк булып тора, ветераннарыбыз чыгышлары тәрбияви көчкә ия, алар бу җирлектәге милли гореф-гадәтләрне сакларга, яшь буында патриотизм хисен үстерергә ярдәм итә», - дип билгеләде Фаил Мисбах улы.

Гала-концерт барышында ветераннар сәләтләрен төрле жанрларда күрсәтте: аерым җыр, бию, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор, нәфис сүз, фольклор күренеш һәм башкалар. Үзәккә үтәрлек итеп сөйләгән шигырьләр шаян биюләр белән алышынды, гармунчыларның өздереп уйнавы бәйрәмгә ямь өстәде, рус, татар телендә башкарылган моңлы җырлар һәм сәхнәләштерелгән күренешләр тарихи вакыйгаларны искә төшерде, авырлыклар алдында баш имәгән өлкән буын вәкилләренә карата тамашачы күңелендә хөрмәт хисен уятты. Һәрбер авыл җирлеге үзенчәлекле чыгыш әзерләгән, араларыннан иң-иңнәрне сайлау җиңел булмагандыр. Гадел бәя бирү бурычы ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зариповка, район балалар сәнгать мәктәбе директоры Юлия Галишинага, район кеше хокукларын яклау бүлеге хезмәткәре Энҗе Галиуллинага һәм Чаллының 15нче балалар сәнгать мәктәбенең «Балкыш» вокаль берләшмәсе җитәкчесе Эльмира Шакирҗановага йөкләнде. Ике сәгатьтән артык барган концертта жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде. Иске Абдул авыл җирлегенең «Асылъяр» фольклор ансамбле беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Аларның «Ашкын, кешем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициясе комсомол тарихын, Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырды, тамашачылар күңеленә хуш килде.

«Безнең ансамбль 2012 елны оешты, - дип сөйләде «Асылъяр» җитәкчесе Клара Хөсәенова. - Бүгенге көндә ансамбльдә 12 кеше, без авылдагы, райондагы барлык мәдәни чараларда катнашабыз. Моннан тыш, Азнакайдагы «Чатыр-тау», Казандагы «Түгәрәк уен», Свердловск өлкәсендәге региональ фольклор фестивальләрендә чыгыш ясадык. Сәйдәшев исемендәге хуҗалык җитәкчесе Марат Сафинның ансамбльгә ярдәме бик зур. Сәхнә киемнәренең беренче комплектын - бәбәй итәкле күлмәкләрне, алъяпкычларны, камзолларны тегү чыгымнарын ул тулысынча үз өстенә алды. Бүгенге көнгә 50-60 елга җитәрлек өч комплект сәхнә киемнәребез бар, аларны тектерүдә район хакимияте, хуҗалык җитәкчесе һәм үзебезнең авылдашларыбыз Әнәс Гайнетдинов, Айрат Мәрдәншин, Радик Шәехов ярдәм иттеләр. Сәхнәгә халык алдына чыгу - бик җаваплы эш, һәрбер номерны җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз, өчәр-дүртәр сәгать репетицияләр үткәрәбез. «Балкыш» фестивалендә катнашу өчен ансамбльне авылыбыз мәдәният йорты хезмәткәрләре Гүзәл Вәлиева һәм Кәүсәрия Ситдыйкова әзерләде».

Боерган авыл җирлегенең Рәхилә Фаттахова җитәкчелегендәге «Яран гөл» фольклор ансамбле икенче урынны яулады. Алар тамашачылар игътибарына Яр Чаллы шагыйре Фәһим Хабибуллинның «Сугыш чоры балалары без» поэмасына нигезләнеп әзерләнгән «Урман кисте кызлар» күренешен тәкъдим итте. Өченче урын Кнәз авыл җирлегенең «Надежда» ветераннар хорына бирелде.

Гала-концертта катнашучыларның һәрберсе хөрмәткә лаек, барлык чыгышлар югары дәрәҗәдә әзерләнгән иде, ләкин фестивальнең иң өлкән артистлары Яңа Бүләк авыл җирлегеннән килгән 77 яшьлек Әминә апа Шәйдуллина (Хөснетдинова) һәм 91 яшьлек Рәшидә апа Мирсәитова турында аерым әйтеп үтәсе килә. Алар икесе дә гомер буе фермада эшләп, Татарстанның атказанган терлекче һәм атказанган колхозчы исемнәрен алган. «Рәшидә апа да, Әминә апа да барлык чараларда актив катнашалар, - ди Яңа Бүләк авылы мәдәният йорты хезмәткәре Дилбәр Гыймазетдинова. - Әле безне дә күп нәрсәгә өйрәтәләр. Үзләренең яшь чакларындагы кичке уеннарда нинди җырлар җырланган, нинди уеннар үткәрелгәнен безгә сөйлиләр. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, җырларын саклаучы апаларыбыз безнең җирлектә булуына сөенеп яшибез, чөнки алар милли-мәдәни мирасыбызны яшь буынга җиткерәләр. Ул гына да түгел, Рәшидә апа да, Әминә апа да район, республика, ил тормышы белән кызыксыналар, «Ватаным Татарстан», «Якты юл» һәм башка газета-журналларга язылып. андагы мәкаләләрне игътибар белән укып баралар», - соклануын яшермичә сөйләде Дилбәр ханым.

Рәшидә апа Күктәк Мирсәит авылында туган, бүгенге көндә Яңа Бүләк авылында яши. Концертта ул «Алма кебек матур чагым» халык җырын башкарды. «Үземне белгәннән бирле җырлыйм, - ди ул. Әнием дә җырларга ярата иде. Абыем Миргали Мирсәитов сугыштан кайтмады, хәбәрсез югалды. Әни бик сагынды, көтте: «Өй артындагы шомырт кайчан тишелер микән? «Кайтам» дигән хәбәрләре кайчан ишетелер микән?», дип җырлаганы әле дә хәтеремдә. Әнием дә, үзем дә гомер буе фермада эшләдек, авырлыкларны күп күрсәк тә, җырдан аерылмадык», - ди Рәшидә апа. Былтыр ул «Балкыш» фестиваленең Казандагы гала-концертында катнашкан, ә быелгы район концертында булган чыгышлар арасында Рәшидә апага аеруча Рубис Зарипов һәм Хәмис Харисов башкаруындагы җырлар ошаган. Фестивальнең кунагы, танылган җырчы, композитор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов «Кайда аккан әтиемнең каннары?», Яңа Бүләк авыл җирлеге кешесе, Татарстанның атказанан механизаторы Хәмис Харисов «Сибелә чәчем» җырларын башкардылар.

Әминә апа Аксубай районыннан. «Мин Хәсән Туфан туган авылда үстем, Күктәк Мирсәиткә килен булып төштем, 52 ел шушы авылда яшим. Туганнан бирле сәхнәгә гашыйк кеше мин, җырларга бик яратам, татарча да, русча да, чуашча да җырлар башкарам. Беренче башкарган җырым «Умырзая» җыры булды», - дип сөйләде ул. Яшь килеш ике бала белән тол калган Әминә апаның ире үлгәндә кечкенә баласына нибары 15 көн булган. Соңыннан тагын кияүгә чыккан, икенче никахтан өч бала туган. Клуб мөдире булып та эшләгән, 41 ел фермада сыер сауган. Әминә апа башкаруындагы «Их, су алулары» халык җырын тамашачылар яратып тыңладылар.

«Балкыш» фестивале яшь җанлы, сәнгатькә тартылучы ветераннарыбызның сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Круглое Поле поселогында узган гала-концерт чын бәйрәм булды, районның сәләтле өлкәннәрен «балкытты». Ләкин катнашучылар санының күп булуы кайбер уңайсызлыклар да тудырды: концертка җыелган 200дән артык кешегә «Яшьлек» үзәгендә урын җитмәде. Киләчәктә мондый зур чараларны уңайлырак шартлы, иркенрәк биналарда уздырырга кирәк дигән фикерне тамашачылар да, фестивальда катнашучылар да белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев